news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милли музей “Татарстан – спорт башкаласы” күргәзмәсендә республика казанышларын күрсәтә

Музейда республиканың элекке чор спорт казанышлары һәм соңгы елларда яуланган спорт трофейлары тәкъдим ителә.

(Казан, 9 июнь, “Татар-информ”). 13 июньдә - FIFA-2018 Футбол буенча дөнья чемпионаты алдыннан - Татарстан Милли музеенда 15.00 сәгатьтә “Татарстан – спорт башкаласы” дип аталган күргәзмә ачыла. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы сайтында хәбәр ителә.

Татарстанның элекке чорлардагы спорт казанышларыннан кала музейда тагын Татарстан спорт клублары һәм спортчылары соңгы елларда яулаган билгеле спорт трофейлары да тәкъдим ителәчәк. Күргәзмәнең төп горурлыгы булып Гагарин Кубогы тора. “Ак Барс” хоккей клубы аны инде өченче тапкыр яулады.

Музей кунаклары “Рубин” клубының футбол буенча Россия Суперкубогы һәм Россия Чемпионнары Кубогы белән таныша алачак. Төрек ярымсакчысы Гёкдениз Караденизнең спорт амунициясе дә музей кунакларында кызыксыну уятыр.

Хәзерне вакытта дөньяда иң яхшысы булып саналган “Зенит-Казан” ир-атлар волейбол клубы кубоклары да яңа күргәзмәдә урын алачак.

Кунаклар “КАМАЗ-Мастер”, волейбол буенча хатын-кызлар “Динамо-Казан”, “УНИКС” һәм “Казаночка” баскетбол клублары казанышларын да күрә алачак.

Күргәзмә 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Белешмәләр өчен телефон: +7(843)292-89-84.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100