news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Милли музей шәһәр халкын Остап Бендер белән күрештерде
Бүген Татарстан Милли музеенда Халыкара көлке көненә багышланган “Мөхтәрәм присяжныйлар, боз кузгалды!” дип аталган бәйрәм чарасы узды
Скопировать ссылку
(Казан, 1 апрель, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бүген Татарстан Милли музеенда Халыкара көлке көненә багышланган “Мөхтәрәм присяжныйлар, боз кузгалды!” дип аталган бәйрәм чарасы узды. Анда шәһәр мәктәпләре укучылары, көлергә ярата торган гади халык килгән иде.
Билгеле булганча, Көлке көне – һәм өлкәннәр, һәм балалар ярата торган бердәнбер бәйрәм. Аеруча аны яшьләр үз итә. Шуңа да яшьләр өчен Милли музей шундый чара оештырырга булды. Һәм ул гади генә чара түгел: оештыручылар аны И.Ильф һәм Е.Петровның танылган “Унике урындык” (“Двенадцать стульев”) әсәре сюжетына корылган. Музейга килгән кунакларны Остап Бендер булып киенгән Әнвәр Измайлов каршылады. Милли музейның хезмәткәре Әнвәр Измайлов – үзе рәссам, күргәзмәләр бүлегендә эшли. Остап Бендер ролен ул бик оста башкарды.
Бәйрәм кысаларында балалар һәм яшьләр өчен отышлы лотерея оештырылды. Лотереядә катнашырга теләүчеләрдән акчаны музей хезмәткәре Киса Воробьянинов җыйды. Лотереядә катнашкан һәркем бүләкләр алды. Шулай ук кунакларга шахмат ярышында катнашырга, “Эллочка Людоедка” әдәби салоны белән танышырга, “Чаян” журналындагы карикатураларны күрергә мөмкин булды. Музейның фәнни хезмәткәре Диана Гатина сүзләренә караганда, бүгенге көндә Ильф белән Петров әсәрен белүчеләр аз. Бу чара әз генә булса да маҗаралар дөньясына чумарга мөмкинлек ача.
Теләгән кеше Казан рәссамнарыннан үз портретын да ясата алды. Халык музейда Остап Бендер тормышына багышланган 6 стенд белән дә танышты. Казан театр училищесы студентларының миниатюралар театрының күөелле тамашасы да беркемне битараф калдырмады. Алар «Шоу дәвам итәргә тиеш!» дигән программа күрсәтте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot