news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Милли музей каләм тибрәтүчеләрне Яңа ел белән котлады
Бүген Татарстанның Милли музеенда гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре белән Яңа елга багышланган очрашу узды
Скопировать ссылку
(Казан, 25 декабрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бүген Татарстанның Милли музеенда гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре белән Яңа елга багышланган очрашу узды. Каләм әһелләрен бәйрәм белән музей генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова котлады һәм 2010 елга планнары белән уртаклашты. Журналистларга рәхмәт сүзләрен Милли музей филиаллары җитәкчеләре дә ирештерде.
Гөлчәчәк Нәҗипова сүзләренә караганда, соңгы елларда Татарстанда музей эше төптән үзгәреш кичерә. Музейлар арасында элемтәләр ныгый, үзара хезмәттәшлек нәтиҗәсе буларак үзенчәлекле күргәзмәләр оештырыла. Быел гына Милли музейда Санкт-Петербургтан берничә күргәзмә тәкъдим ителә. Алар арасында аеруча искә калганнары – “Морза Юсуповлар нәселе тарихы. Казан-Петербруг-Париж”, “Федор Шаляпин – Петербургта” дигән экспозицияләр. Күптән түгел республикабызда Татарстанның музей хезмәткәрләре Ассоциациясе төзелә. Аның составына хәзерге вакыта 19 музей, 60 әгъза керә. Һәм бу – зур эшнең башы гына.
Милли музейның көндәлек эшенә яңадан-яңа ысуллар – тренинглар, эшлекле уеннар, интерактив программалар, яңа мәгълүмат технологияләре һәм башкалар гамәлгә кертелә. Музей эше турында мәгълүмат бирүдә зур рольне массакүләм мәгълүмат чаралары уйный. Менә инде дүртенче ел музейда Яңа ел уңаеннан журналистлар белән очрашу оештыру традициясе яшәп килә. Бүген дә каләм тибрәтүчеләр белән очрашуда төбәкнең тарихи-мәдәни байлыгын таныту буенча уртак эш алып бару, музей эшен алга таба үстерү мәсьәләләре күтәрелде.
2010 елга планнар турында мәгълүмат бирелгәндә, музейның киләсе елда Бөек Ватан сугышында җиңүебезгә - 65 ел тулуны, Татар Республикасы оешуына - 20 ел, Лев Толстойның 100 еллыгын билгеләп үтәчәге хакында әйтелде. Музейда Габдулла Тукайның 125 еллыгына, татар композиторы Нәҗип Җиһановның 100 еллыгына әзерлек эшләре дә алып барылачак. 2010 елда шулай ук Казан шәһәр халык музее ачылуына 115 ел тула. Юбилей чараларына һәм 2013 елда Казанда узасы Универсиадага әзерлек буларак, Милли музей Татарстан Хөкүмәтенә республика музейларын тәртипкә китерү, төзәтүне сорап мөрәҗәгать итә. “Татарстан Президенты һәм Премьер-министры безне, музейлар төзәтеләчәк, дип ышандырды”, - диде Гөлчәчәк ханым. Аның сүзләренә караганда, киләсе елда музей тагын ике яңа күргәзмә проектын тормышка ашырырга ниятли. Аларның берсе Россиядә Франция елына багышланачак. Икенчесе татар костюмнарын тәкъдим итү буенча зур проект булачак.
Юбилей уңаеннан музей журналистлар арасында “Музей дөньясын ачкан СМИ” исемле бәйге игълан итә. Бәйгегә нәтиҗәләр сентябрь аенда - Россия музейлары хезмәткәрләренең фәнни форумында ясалачак дип көтелә. Очрашу соңында матбугатта музей эшен яктырткан иң яхшы журналистларны котлау тантанасы узды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot