news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милли музей балаларны әтиләрен музейга алып килергә чакыра

23 февральдә Татарстан Милли музеенда Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үтәләр.

Милли музей балаларны әтиләрен музейга алып килергә чакыра
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ»). 23 февральдә Татарстан Милли музеенда Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үтәләр. Музей программасы “Әтиеңне музейга алып кил” дигән баш астында уза, дип хәбәр итә Милли музейның матбугат хезмәте.

“Һәр заманга яраклы көрәшче” (“Воин на все времена”) программасын әзерләүдә «Витязь» хәрби-тарихи клубы катнашкан. Музейга килүчеләр тарихның төрле чорларында ир-атларның ни белән шөгыльләнүен беләчәк.

Ир-егетләргә үз көчләрен сугышчан гамәлдә сынарга: ук һәм балта атып карарга, Наполеон чорында рәт-рәт тезелеп йөрү алымнарын үзләштерергә, Бөек Ватан сугышы чоры автоматын сүтеп-җыеп карарага мөмкин булачак.

Барлык сынауларны тиешле дәрәҗәдә узучыларга “Һәр чорның лаеклы көрәшчесе” сертификаты (сертификат “Достойного воина всех эпох”) биреләчәк.
Шул ук вакытта музейда “Музыка кунакханәсе” эшләп торачак. Теләүчеләр анда сугыш чоры җырларын тыңлый һәм башкара алачак.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100