Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Милли музей антик чордагы уенчыклар белән таныштыра
Яңа ел бәйрәме уңаеннан ачылачак күргәзмәдә борынгы гасыр балалары уйнаган уенчыкларны күрергә мөмкин.
(Казан, 14 декабрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). 15 декабрь көнне 12:00 сәгатьтә Татарстан Милли музеенда “Уенчыкларның тылсымлы дөньясы” дигән күргәзмә ачыла. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентылыгы хәбәрчесенә Милли музейның матбугат үзәге җитәкчесе Руфия Мөхетдинова хәбәр итте.
“Яңа ел бәйрәме һәм мәктәп укучыларының кышкы каникуллары алдыннан Милли музейда “Уенчыкларның тылсымлы дөньясы” дигән күргәзмә эшли башлый, - ди Руфия Мөхетдинова. – Яңа елга багышланган проектны без музейда ел саен оештырабыз. Быел исә, исемен “Уенчыкларның тылсымлы дөньясы”, дип атадык. Яңа ел балаларның да, өлкәннәрнең дә яраткан бәйрәме. Карлы кыш белән бәйләнгән чара, бәйрәм табыны һәм бүләкләре белән аеруча кадерле. Яңа ел бүләген бирү, кабул итү йоласы бик борынгыдан килә. Ә балалар өчен иң яхшы бүләк тәм-том һәм уенчыклар”.
Күргәзмәдә сирәк экспонатлар - узган гасырның уенчыкларын күрергә мөмкин булачак. Безнең эрага кадәр II гасырның антик курчагы, Урта гасыр сыбызгылары һ.б. һәр кемнең күңелен яулый алырлык, ди проект авторлары.
Уенчыклар – төрле катламның мәдәниятын характерлый. Нәкъ шушы тема халык уенчыклары аша тасвирлана.
Күргәзмәнең иң төп герое – 2018 елның хуҗасы Сары Эт. Ул төрле материаллардан ясалган. Шулай ук күргәзмәдә бәйрәм чыршысы уенчыкларына да зур игътибар бирелә. Көнбатыш Европада һәм революциягә кадәр Россиядә һәм Совет чорында чыршыларны ничек бизәлгәне хакында да мәгълүмат биреләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз