news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милли музей “Ачык фондлар” проектын тәкъдим итә

Теләгән һәркем музей складларында сакланган экспонатлар белән таныша ала.

Милли музей “Ачык фондлар” проектын тәкъдим итә
mincult.tatarstan.ru

(Казан, 10 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Республикаксы Милли музее “Ачык фондлар” уникаль проектын тәкъдим итә. Теләгән һәркем бирегә килеп музейның эчке ягын күрә ала. Бу хакта Мәдәният министрлыгы хәбәр итә.

Музей коллекциясе инде 120 елдан артык формалаша һәм бүгене көндә анда миллионга якын тарих һәм мәдәният һәйкәле бар. Бу Татарстан музей мирасының төп өлеше. Әмма аларның бер өлеше генә экспозиция залларында урнаштырылган, калганнары музей складларында саклана.  Хәзер һәркемнең аларны күрү мөмкинлеге туды.

Музей экспонатлары белән танышырга теләүчеләр +7(843)292-89-84 телефонына шалтыратып, экскурсиягә языла ала. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100