news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милли музей 2013 елгы Универсиадага әзерлек мәсьәләсен караячак

18 ноябрьдә республикабызның Милли музеенда “Татарстан музей өлкәсен үстерүдә музейлар бәйләнеше роле. Идеология һәм оештыру формалары” темасына “түгәрәк өстәл” утырышы узачак

(Казан, 16 ноябрь, “Татар-информ”). 18 ноябрьдә республикабызның Милли музеенда “Татарстан музей өлкәсен үстерүдә музейлар бәйләнеше роле. Идеология һәм оештыру формалары” темасына “түгәрәк өстәл” утырышы узачак. Чара “XXI гасырда музей белән идарә итү” исемле семинар-тренинг кысаларында оештырыла. Анда республикабызның дәүләт, муниципаль һәм ведомстволарга карый торган музейлар җитәкчеләре катнашыр дип көтелә.
Утырышта профессиональ хезмәттәшлек аша дөньяда музейларга ихтыяҗны арттыру идеясе алга сөрелә. Белгечләр Татарстан музейлары 2013 елда Казанга килгән чит ил кунакларын каршы алырга әзерме дигән сорауга җавап табарга тырышыр. Алар тарафыннан республикабыз музейлары арасында тыгыз эшлекле хезмәттәшлек мөнәсәбәтләрен урнаштыру, бергә социаль, белем бирү һәм мәгълүмати проектларны тормышка ашыру, мәдәни туризм, күңел ачу юнәлешләрен үстерү кебек актуаль мәсьәләләр каралачак.
Музейларыбыз арасында профессиональ бәйләнешләр урнаштыру тарихы 1920 елда башланып китә. Ул вакытта республикабыз районнар үзәкләрендә беренче музейлар ачыла. 1980-1990 елларда ТАССР Дәүләт берләштерелгән музее (хәзерге ТР Милли музее) үзәкләштерү функциясен үти. Бүгенге көндә республикабызда 83 музей эшләп килә. Алар арасында үзара бәйләнешләр урнаштырыла, әмма алар оешмаган төстә кала бирә.
“Түгәрәк өстәл” утырышында Россия музейлар Ассоциациясе башкарма директоры Евгений Сурин катнашыр дип көтелә. Аның тарафыннан Татарстанда ассоциациянең төбәк бүлеген булдыру мәсьәләсе дә күтәреләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100