news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милли музей 1910 елгы Казан буенча интерактив VR-экскурсияләргә чакыра

Виртуаль сәяхәт кылу өчен алдан язылырга кирәк.

(Казан, 6 гыйнвар, «Татар-информ»). Кәнәфигә утырган килеш виртуаль чынбарлык шлемын киеп, 111 ел элек булган Казанга сәяхәт ясарга мөмкин. Милли музей интерактив VR-экскурсияләргә чакыра.

«Переходъ» — 3 меңнән артык архив фотосурәте нигезендә XX гасырның 1910-1920 еллардагы Казанның тарихи яктан төгәл визуальләштерү проекты. Проектның эш төркеменә тарихчы, археолог, реставратор, VR программалаштыру һәм визуализация белгечләре кергән. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Урамнар һәм мәйданнар югары сыйфатта торгызылган, борынгы Казан буйлап сәяхәтне өр-яңа VR-күзлекләр тәэмин итә. Биналарның архитектурасын, кибет киштәләрен карарга, афишаларга укырга мөмкинлек бирелә.

Виртуаль сәяхәт кылу өчен 7 (987) 219-04-26 телефоны буенча алдан язылырга кирәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100