Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Милли музейның Кытай коллекцияләрен Алабугада күрсәтәләр
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
28 майда Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының сирәк коллекцияләре галереясында Татарстан Республикасы Милли музее җыелмасыннан «Кытай коллекцияләре» күргәзмәсе ачылды. Бу хакта Милли музейның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Күргәзмә Кытайның XIX гасырдагы декоратив-гамәли һәм сурәтләү сәнгатен тәкъдим итәчәк. Татарстан Республикасы Милли музее җыелмасыннан барлыгы 136 чын нөсхә чыгарылачак.
«Эш вариантында күргәзмә «Милли музей җыелмасында Соңгы Цин» дип аталган. Чөнки китерелгән предметларның күбесе нәкъ менә шушы чорга - Кытай Империясенең тәмамлануына карый, дип сөйли күргәзмәнең идея авторы, Милли музейның махсус саклау бүлеге мөдире Влад Мухин. – Музейга килүчеләр Кытай һөнәрчеләрнең осталыгын күрәчәк һәм үзгәрә барган дөньяда милли мәдәниятне саклап калу чорына керәчәк».
«Татарстан Республикасы Милли музее җыелмасында Кытай коллекцияләре» күргәзмәсе – «Россия музейларының Кытай коллекцияләре» музей проектын дәвамы, ул Татарстанның Милли музее тарафыннан башка алты музей белән берлектә гамәлгә ашырылды. Ачылыш БРИКС саммиты алдыннан 2024 елның октябрендә булды. Күргәзмәгә башка шәһәрләрдән туристлар махсус килгән иде, проект массакүләм мәгълүмат чараларында, шул исәптән Кытай матбугатында да, киң яктыртылды.
Күргәзмәне 30 сентябрьгә кадәр музей билетлары һәм Пушкин картасы буенча карарга ммөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз