news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Милли музейда «ХХ гасырда татар халкы тарихы» офлайн-курсының беренче лекциясе узды

Милли музейда «ХХ гасырда татар халкы тарихы» лекцияләр циклының беренче чарасы узды. Бу хакта Татарстан Милли музее матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы белән берлектә «ХХ гасырда татар халкы тарихы»на багышланган лекцияләр программасы Раил Фәхретдинов, Искәндәр Гыйләҗев, Илнур Гарифуллин, Диләрә Госманова, Миләүшә Хәбетдинова, Илдар Шафиков катнашында кереш дискуссия белән башланды. Дискуссиянең модераторы Айрат Фәйзрахманов булды. Беренче лекцияне Диләрә Госманова алып барды. Лекция «История мусульманских депутатов Государственной Думы Российской империи» темасына багышланды һәм рус телендә тәкъдим ителде, диелә хәбәрдә.

ХХ йөз татар тарихына багышланган лекцияләр циклы үз эченә тирән эчтәлекле, киң темаларны ала. Россия империясе азагыннан башлап совет чорының 1920-1930 елларына кадәр татар халкының тарихи үзгәрешләре күз алдында тотыла. Лекторлар буларак Татарстан тарихына, мәдәниятенә зур өлеш керткән танылган тарихчылар, җәмәгать эшлеклеләре, мәгърифәтчелек эшчәнлегенә үз тормышларын багышлаган олуг шәхесләребез, галимнәребез сайланган.

Лекциянең аудиториясе: студентлар, яшьләр, урта яшьтәге һәм өлкән кешеләр. Лекцияләр татар халкының тарихын өйрәнүчеләргә, булган белемнәрен тирәнәйтергә теләүчеләргә кызыклы булачак.

Офлайн-курсның икенче һәм өченче лекцияләре бүген, 10 ноябрьдә, 19:00 һәм 20:00 сәгатьләрдә Татар китабы йортында узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot