Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Милли музейда «Тукай эзләреннән» дигән күргәзмә үз эшен дәвам итә
Милли музейда «Тукай эзләреннән» дигән күргәзмә эшли. Экспозиция шагыйрьнең тууына 140 ел тулуга багышланган. Биредә ике йөздән артык предмет тупланган: рәсем сәнгате үрнәкләре, графика, арт-объектлар һәм видео. Бу хакта Милли музей матбугат хезмәте хәбәр итә.
Күргәзмә Татарстан Республикасы Милли музее, Татастан Фәннәр академиясе Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге тарафыннан гамәлгә ашырылды.
Экспозициянең заманча өлеше шагыйрьнең биографиясенә мөрәҗәгать иткән рәссамнарның эшләреннән тупланган. Биш ел дәвамында ТР Мәдәният министрлыгы ярдәмендә «Тукай эзләреннән» халыкара арт-пленэры оештырылды.
Россия төбәкләрендә һәм Татарстанда күпләп тәкъдим ителгән истәлекле урыннар, йортлар һәм урамнар шагыйрьнең тормышы турындагы мәгълүмат чыганагы булып тора. Күргәзмәнең тарихи өлешендә ТР Милли музее фондларыннан алынган экспонатлар берләштерелгән.
Алар арасында:
- Җаекның (Уральск) танылган журналисты һәм нәшире Камил Мотыйгый коллекциясе.
- Тукайның үзе, шулай ук аның замандашлары – татар мәдәнияте әһелләре Муса Бигиев, Мәҗит Гафури, Галиәсгар Камал, Сәгыйть Рәмиев һәм башкаларның сәяхәт маршрутларын теркәп калдырган фоторәсемнәр һәм открыткалар.
- Шагыйрь актив хезмәттәшлек иткән газета һәм журналлар.
- Биш еллык проектның нәтиҗәсе булып Габдулла Тукайның тормышына һәм иҗатына багышланган 200дән артык әсәр (графика һәм нәкыш эшләре, арт-объектлар һәм видеороликлар) тупланды. Аларның бер өлеше күргәзмәдә тәкъдим ителгән.
Күргәзмә 30 июньгә кадәр эшләячәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз