news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Милли музейда Татарстан театрлары тарихына багышланган «Сәхнә арты» күргәзмәсе ачыла

Милли музейда Татарстан театрлары тарихына багышланган «Сәхнә арты» күргәзмәсе ачыла
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте

27 ноябрьдә Татарстан Республикасы Милли музеенда «Сәхнә арты» дип аталган күргәзмә проекты ачыла. Ул профессиональ татар театрының – 120, Россия Федерациясе Театр эшлеклеләре берлегенең 150 еллыгына багышлана, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Экспозиция Татарстан театр сәнгатенең бай тарихын колачлый. XVIII гасыр рухи семинариясендә куелган беренче «комедия акцияләреннән» алып «Алтын битлек» премиясенә лаек булган заманча спектакльләргә кадәрге юлны күзәтергә мөмкин булачак. Проект Казанның һәм республиканың 15 театры, шулай ук Татарстан Республикасы Милли музее фондларыннан 250дән артык экспонатны берләштерә.

Алар арасында В.И.Качалов исемендәге Казан дәүләт академия рус Зур драма театры, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры, «Әкият» Татар дәүләт академия курчак театры, Казан дәүләт яшь тамашачы театры, Г. Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры бар. Шулай ук Арча, Әлмәт, Буа, Бөгелмә, Минзәлә, Чаллы һәм Түбән Кама театрлары тарихы белән дә танышырга мөмкин булачак.

Күргәзмәнең төп үзенчәлеге – тамашачыны театрның тамаша залыннан читтәге тормышына алып керү. Биредә игътибар үзәгендә – актерлар, режиссерлар, рәссамнар, костюмерлар, гримерлар һәм башка театр осталары. Аларның хезмәтеннән башка бер генә спектакльне дә күз алдына китереп булмый. Архив фотолары, шәхси әйберләр һәм төрле елларга караган сәхнә экспонатлары театр әһелләренең һөнәри казанышларын гына түгел, иҗади эзләнүләрен һәм көндәлек тормышын да чагылдыра.

Экспозициядә грим бүлмәсе, костюмер һәм реквизитор бүлмәләренең фрагментлары, шулай ук сәхнә элементлары торгызылачак. Күргәзмәгә килүчеләр актерларның образ тудыруга ничек әзерләнүен, костюмнар һәм бутафориянең ничек эшләнүен, реквизитларның ничек саклануын һәм яңартылуын күрә алачак.

Күргәзмә 2027 елның 20 февраленә кадәр эшли. Аны музей билеты һәм «Пушкин картасы» буенча карарга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot