Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Милли музейда Татарстан Дәүләт Советының 30 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды
Татарстан Республикасы Милли музеенда «Татарстан Республикасы Дәүләт Советы: дуслык һәм хезмәттәшлекнең истәлекле символлары» күргәзмәсе ачылды. Ул республика парламентының 30 еллыгына багышланган. Чарада Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты.
«Без тиздән республика парламентының 30 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Бу вакыт эчендә ил һәм республика зур үзгәрешләр кичерде. Гражданнарны борчыган мәсьәләләр һәрвакыт Югары Совет, аннары Дәүләт Советы утырышларында актив тикшерелде. Татарстан парламенты һәрвакыт халык мәнфәгатьләрен кайгыртып эшләде, мөһим мәсьәләләрне хәл итте», — диде ул күргәзмә ачылышында.
Чарада шулай ук җәмәгать эшлеклеләре, депутатлар, мәдәният министрлыгы вәкилләре һәм чит ил кунаклары чыгыш ясады. Казандагы Казахстан генераль консулы Ерлан Искаков Татарстан парламентының халыкара элемтәләрне ныгыту һәм икътисади хезмәттәшлекне үстерүдә әһәмиятле роль уйнавын ассызыклады.
«Яңа глобаль шартларда Татарстан парламенты үзара аңлашу атмосферасын үстерүгә, халыкара икътисади элемтәләр өчен уңайлы социаль-сәяси мохит тудыруга һәм Татарстан икътисадына чит ил инвестицияләрен җәлеп итүгә зур өлеш кертә», – диде ул.
Күргәзмәнең максаты – парламент музее экспонатлары аша Татарстан Дәүләт Советының 30 еллык парламентара элемтәләр тарихын күрсәтү. Күргәзмәдә чит ил делегацияләре бүләк иткән сувенирлар, дәүләт, төбәк һәм муниципаль символика, республика предприятиеләренең күргәзмә үрнәкләре, шулай ук шәһәр һәм район халкы тарафыннан әзерләнгән рәсемнәр һәм бүләкләр тәкъдим ителгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз