news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милли музейда Татарстан белән Донбасс элемтәсе турында күргәзмә ачыла

Милли музейда Татарстан белән Донбасс элемтәсе турында күргәзмә ачыла
Фото: © «Татар-информ», Илнар Төхбәтов

23 гыйнварда Татарстан Республикасы Милли музеенда «Татарстан – Донбасс: тарихка 100 ел» күргәзмә проектын тәкъдим итәчәкләр. Проект Донбассның Татарстанның мәдәни тормышындагы роле һәм Донбасс төзелешендә татарстанлыларның ярдәме турында.

«Донбасс татарстанлылар тормышында аерым роль уйный – Гражданнар сугышыннан соң республиканың 40 мең яшь кешесе Донбассны торгызырга киткән. Донбасс шахталарындагы эш Татарстанның мәдәни тормышында чагылыш тапкан. Моның дәлиле – Милли музей фондларыннан Татар мәдәнияте эшлеклеләре архивы», - дип хәбәр итә Татарстан Милли музее матбугат хезмәте.

Төрле елларда Донбасска Һади Такташ, Әхмәт Фәйзи, Таҗи Гыйззәт, Нәби Дәүли, Рәхим Саттар, Шәриф Камал килгән. Анда татар драма театры артистлары чыгыш ясый, Нәҗип Җиһанов һәм Фәйзулла Туишев иҗади командировкаларда була, диелә хәбәрдә.

«Бу күчмә күргәзмә генә түгел, ә комплекслы проект. Күчмә стендлар, Донбасс үсешендә татарстанлыларның ярдәме турындагы лекторийларны үз эченә алган күргәзмә һәм экспедиция өлеше бар. Татарстан районнарына да барачакбыз һәм Донбассның сәнәгать һәм мәдәни төзелешендә катнашкан республика кешеләре турында материал җыячакбыз», – диде проектның кураторы, Татарстан Республикасы Милли музееның экскурсия-туристлык бүлеге мөдире Анастасия Мокрополова.

Күргәзмәдән тыш, 23 гыйнварда буклет-юл күрсәткече дә тәкъдим ителә, анда Татарстан – Донбасс темасы буенча иң әһәмиятле материаллар туплана. Казанда күргәзмә нибары бер атна – 31 гыйнварга кадәр эшләячәк, аннан соң Татарстан буйлап сәяхәткә чыга.

  • Проект Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы грант ярдәме белән тормышка ашырыла һәм район мәдәният учреждениеләрендә эшләү өчен билгеләнгән. Проект идеясе бер ел элек барлыкка килгән, күргәзмәнең бер өлеше Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Дәүләт Советы әгъзалары өчен тәкъдим ителгән, аннары грантка гариза бирелгән.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100