Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Милли музейда татар хатын-кызлары костюмнарына багышланган күргәзмә ачылды
10 мартта Татарстан Республикасы Милли музеенда татар хатын-кызлары костюмнарына багышланган «Җеп» күргәзмәсе эшли башлады. Күргәзмә Fashion Iftar чаралар циклы кысаларында үткәрелә, проектның идея авторы – Fashion Iftar чарасын оештыручы, мода өлкәсендә эксперт Җәннәт Минһаҗева.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
Экспозициядә татар костюмының архив вариантлары һәм заманча дизайнерларның эшләре тәкъдим ителә. Биредә татар хатын-кызларының өс һәм аяк киемнәрен, бизәнү әйберләрен күрергә мөмкин.
Күргәзмә дүрт тематик өлешкә бүленгән. «Җеп. Еллар аша» – музей фондларыннан традицион костюмнар һәм элементлар, «Җеп. Форма» – дизайнерлар эшләрендә милли эстетиканы заманча уку, «Җеп. Баш киемнәре» һәм «Җеп. Һөнәрләр» – әлеге бүлектә татар һөнәрчелек традицияләре: сумкалар, аяк киемнәре, Казан тегү һәм заманча дизайндагы декоратив техника эшләнмәләре тәкъдим ителә.
Проектта җирле брендлар һәм дизайнерлар: «Бюро Бану», «Луиза Скипина», «Qayna», «Your Yool», «Данияр», «Айгель Сәләх», «Сахтиан», «Гүзәл Хәиб», «Дасаев», «Matrushke» һәм «Lusi» катнаша.
«Әлеге күргәзмәне кабул итү – Милли музей өчен зур дәрәҗә, биредә безнең милли асылыбыз да, яңа татар модасы да чагылыш таба. Күргәзмәнең исеме очраклы гына сайланмаган. Җеп – безне борынгы бабаларыбыз, вакыт, традицияләр белән бәйли торган чара. Биредә борынгылык һәм яңалык бер мәйданда тәкъдим ителә», – дип искәртеп узды күргәзмә ачылышында Татарстан Милли музее генераль директоры, тарих фәннәре кандидаты Айрат Фәйзрахманов.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
Күргәзмә Татарстан Республикасы Милли музеенда 10 марттан 31 мартка кадәр тәкъдим ителәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз