news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Милли музейда татар театрының 120 еллыгына төшерелгән фильмның презентациясе булды

Милли музейда татар театрының 120 еллыгына төшерелгән фильмның презентациясе булды
Фото: Татарстан Милли музее

Татарстан Милли музеенда татар театрының 120 еллыгына багышлап төшерелгән «Алтын хәрефләр» фильмының презентациясе булды. Бу хакта ТР Милли музееның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Фильмда сөйләнгән тарих 1906 елда Казанда татар телендә беренче спектакль күрсәтелү вакыйгаларыннан башлана. Әлеге вакыйгалардан соң 120 ел үтте. Бу вакыт дәвамында татар театры күптөрле чорлар кичерде, артистлар буыннары алмашынды һәм яңа спектакльләр барлыкка килде. Режиссёр Андрей Лысяковның фильмы нәкъ менә шул вакыйгалар турында сөйли.

Тамашачылар милли театрның ничек барлыкка килүен һәм үсүен күзәтә, аның беренче артистлары белән таныша һәм танылган исемнәрнең тарихларын белә алды.

Фильм берничә сериягә бүленгән, рус һәм татар телләрендә тәкъдим ителгән.

Картинадагы тарихи вакыйгалар XX гасыр башындагы Казанга күчерә торган цифрлы декорацияләр белән тулыландырылган.

Фильмны күрсәткәннән соң тамашачылар фильм авторлары белән очрашты. Кунаклар картинаны әзерләү процессы турында сораулар бирә алды.

news_right_1
news_right_2
news_bot