news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милли музейда «Сания»: беренче татар операсы» күргәзмәсе ачыла

11 октябрьдә 16.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли музеенда «Сания» татар операсының йөз еллыгына багышланган фонд күргәзмәсе ачыла.

«Казанда Татар дәүләт драма театры сәхнәсендә «Сания» операсының премьерасы 1925 елның 25 июнендә, ТАССРның 5 еллыгын бәйрәм итү көннәрендә була. Беренче татар операсының авторлары – композитор, дирижер һәм музыка белгече Солтан Габәши, җырчы һәм композитор Газиз Әлмөхәммәтов, композитор, скрипкачы һәм педагог Василий Виноградов. Либреттоны булдыруда татар язучысы Фатыйх Әмирхан ярдәм итә», - дип хәбәр итә Татарстан Милли музее матбугат хезмәте.

Газиз Әлмөхәммәтов, Солтан Габәши, Василий Виноградов, Александр Литвинов.

Фото: © Татарстан Милли музее матбугат хезмәте

«Сания» операсы безнең илдә дә, чит илләрдә дә зур җәмәгать резонансы тудыра: опера турында материаллар Берлин музыкаль атналыгында (1925 ел өчен № 51-52) һәм Италиянең Көнчыгыш-Европа институты журналында (30.10.1925) басылып чыга. Операның клавиры, авторлар һәм башкаручыларның фотолары Франкфурт-на-Майне (Германия) халыкара музыкаль күргәзмәсендә күрсәтелә, диелә хәбәрдә.

Матбугат үзәге хезмәткәре әйтүенчә, күргәзмәдә музей фондларыннан уникаль экспонатлар тәкъдим ителәчәк: опера, фотография, афиша һәм спектакльләр программасына катнашы булган күренекле татар мәдәнияте эшлеклеләренең шәхси әйберләре.

Күргәзмә 2024 елның гыйнвар уртасына кадәр ачык булачак. Күргәзмәгә Татарстан Республикасы Милли музеена керү билеты буенча керергә мөмкин.

  • Операны куюга театр артистлары, шулай ук симфоник оркестр катнашучылары, хор һәм дирижер Александр Литвинов җитәкчелегендәге Казан көнчыгыш музыка техникумының җырчы-солистлары җәлеп ителә (режиссер - Газиз Айдарский, рәссам - Петр Сперанский, балейтмейстер - Юрий Муко).
  • Операда төп партияне төрле вакытларда Зөһрә Байрашева һәм Разия Садыйкова (Сара Садыйкованың сеңлесе) башкара. Зыя ролендә Газиз Әлмөхәммәтов чыгыш ясый. Башка партияләрдә Әнәс Хисамов (Зариф, Саниянең әтисе), Л. С. Гаврилова (Саниянең әнисе) катнаша, Маһирә (хезмәтче) роле Галия Кайбицкаяга йөкләнә, соңрак ул ТАССРның беренче халык артисты була. 1930 елда «Сания» спектаклендә күренекле татар композиторы Салих Сәйдәшев дирижер була.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100