Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Милли музейда Казан оркестрлары татар, рус композиторларының әсәрләрен уйнаячак
11 июньдә 18.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли музееның җәйге сәхнәсендә Казан шәһәре оркестрлары бәйрәм концерты куя. Концертта татар, рус, чит ил композиторларының әсәрләре яңгыраячак. Концертка керү ирекле. Бу хакта Татарстан Милли музее матбугат хезмәте хәбәр итә.
Концертны Казанның моторизацияләнгән полкы хәрби оркестры башлап җибәрә. Оркестр төрле жанрдагы программа тәкъдим итә: Россия һәм Татарстан халыклары музыкасы, джаз, патриотик композицияләр яңгыраячак. Оркестр 1999 елның мартында оештырылган. Бүгенге көндә коллективта унбиш музыкант бар. Оркестр белән хәрби дирижер, Татарстан Республикасының атказанган артисты, майор Вадим Кравчук җитәкчелек итә, диелә хәбәрдә.
Шулай ук, «Казан Нуры» оркестры да чыгыш ясаячак. Халык уен кораллары оркестры 1998 елда Казан шәһәре администрациясе тарафыннан «Казан» милли мәдәни үзәге базасында оештырыла. 2000 елдан баш дирижер итеп Татарстан Республикасының халык артисты, Бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты Рәсим Ильясовны билгелиләр. Оркестр составында 20 музыкант бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз