news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Милли музейда «Җеп» күргәзмәсе 5 апрельгә кадәр эшләячәк

Милли музейда «Җеп» күргәзмәсе 5 апрельгә кадәр эшләячәк
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Fashion Iftar проекты авторы Җәннәт Минһаҗева кураторлыгындагы «Җеп» күргәзмәсе 5 апрельгә кадәр озайтылган. Бу – Татарстан Республикасы Милли музееның Җәннәт Минһаҗева белән беренче хезмәттәшлек тәҗрибәсе.

Күргәзмәнең гиды Оксана Галибаева тамашачыларның хис-кичерешләре турында сөйләде. «Күпләр дулкынланудан күз яшьләрен тыя алмады», – диде ул.

Күргәзмә кураторы Җәннәт Минһаҗева яшьләр арасында милли мәдәнияткә кызыксыну зур булуын билгеләп үтте. «Яшьләрнең кызыксынуын исәпкә алып, республика мондый чараларга актив ярдәм итәргә тиеш. Нәкъ менә шундый проектлар милли киемнең матурлыгын һәм аның бүгенге көн өчен никадәр актуаль булуын күрсәтә», – диде ул.

Күргәзмәнең соңгы көне Милли музейның туган көненә туры килә. 5 апрельдә 16:00 сәгатьтә бәйрәм программасы кысаларында кунакларга милли киемнәр күрсәтәчәкләр һәм җырчы Мелек чыгыш ясаячак.

«Бу чара тарих белән заманча сәнгать арасында җанлы әңгәмә мохитен тудырачак. «Җеп» күргәзмәсе мәдәни проектларның яшь буынны берләштерә алуына, заманча сәнгать үрнәкләренә һәм традицияләргә карата яңача караш тудыруга яхшы мисал булды», – дип хәбәр итә оештыручылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot