news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милли музейда «Бүләк итү көннәре» узачак

3 һәм 4 апрельдә Татарстанның Милли музеенда «Бүләк итү көннәре» узачак. Ел саен акция музейның туган көненә (ул 1895 елның 5 нче апрелендә ачылган) багышлап үткәрелә. Теләгән һәркем музейга нинди дә булса әйбер яки тулы бер коллекция бүләк итә ала. Бу хакта Татарстан Милли музее матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Милли музее тупланмасы – Россиядә иң эреләрнең берсе. Анда 900 меңнән артык әйбер саклана: борынгы мәдәниятләр һәм урта гасыр дәүләтләре артефактларыннан алып Совет иле геройларының һәм Татарстан һәм Россия эшлеклеләренең әйберләренә һәм документларына кадәр.

Музей тупланмасын тулыландыруга бүләк итүчеләр зур өлеш кертә, алар арасында танылган галимнәр, коллекционерлар, меценатлар, шулай ук борынгы предметларны, гаилә ядкәрләрен һәм тарихның башка өлешләрен саклап килгән шәһәр кешеләре дә бар.

«Теге яки бу бүләк бик кечкенә һәм шәхси булып күренергә мөмкин. Ләкин күп еллар узгач, ул бөтен чорның чагылышы булып торачак. Хәтта кечкенә генә документ, фотография, шәхси әйбер дә коллекциянең мөһим өлеше булачак», - ди Татарстан Милли музее генераль директоры урынбасары Лилия Саттарова.

Музейга үз бүләгеңне 3 һәм 4 апрельдә 10:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр Кремль урамы, 2 адресы буенча китерергә мөмкин. Борынгы, шулай ук гадәти истәлекле әйберләр, сәнгать иҗаты, архив фотолары һәм документлары, сирәк китаплар кабул ителә. Предметларны тапшыру документаль рәвештә рәсмиләштерелә, шуңа күрә үзең белән паспорт алырга кирәк. «Бүләк итү көннәре» турында өстәмә мәгълүматны +7(843)292-67-09 телефоны буенча алырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100