news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милли музейда «Бүләк итү көннәре» акциясендә тарихи-документаль әйберләр бүләк итеп була

3-4 апрельдә 10:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Милли музеенда һәм аның филиалларында музей коллекцияләрен тулыландыруга юнәлдерелгән традицион хәйрия чарасы – «Бүләк итү көннәре» акциясе узачак.

«Бу – шәһәрдә һәм республикада яшәүче һәр кеше өчен тарихка керү, мәдәни мирасны саклауга ярдәм итү мөмкинлеге. «Бүләк итү көннәре» акциясе 1997 елдан үткәрелә. Бу көннәрдә Татарстанлылар, республика кунаклары тарихи яктан кызыклы булган әйберләр бүләк итә ала. Мәсәлән, туган ягыбызда яшәүче төрле халыкларның көнкүрешен чагылдырган этнографик предметлар: кием-салымнар, савыт-сабалар, йорт җиһазлары, сәнгать предметлары, эш кораллары безне бик кызыксындырыр иде», – диде «Татар-информ»га Татарстан Милли музейның фәнни хезмәткәре Зәлия Мирсияпова.

Аның әйтүенчә, моннан тыш, документаль чыганакларны да кабул итәргә әзерләр. «Мәсәлән, фотосурәтләрне без бик шатланып кабул итәр идек. Альбомнары белән булган гаилә фотосурәтләре, авыл, шәһәр күренешләре, төрле бәйрәм күренешләре (Сабантуй, Нәүрүз, Карга боткасы, Май чабу һ.б), дәүләт бәйрәмнәре (1 Май, Яңа ел, Белем бәйрәме һ.б.)» – диде ул.

«Музейга әйберләр һәм коллекцияләр бүләк итү традициясенә Казан шәһәр музеен оештыручылар һәм беренче бүләк итүчеләр нигез салган. Алар арасында вице-адмирал Иван Лихачев, хәйрияче Ольга Александрова-Гейнс, шәһәр башлыгы Сергей Дьяченко, профессор Николай Катанов, Казан һәм Казан төбәгенең башка күп кенә халкы исемнәре бар. Музейга бүләк буларак этнографик әйберләр, архив документлары, борынгы фотолар, сирәк нумизматик материаллар, рәсемле әсәрләр һәм үткән елларның көнкүреш мәдәнияте әйберләрен китерергә мөмкин», – дип хәбәр итте Татарстан Милли музее матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100