news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Милли музейда Борынгы Мисыр күргәзмәсе: Уникаль әйберләрне күрү өчен Мисырга бару кирәкми

Татарстан Милли музее директоры Айрат Фәйзрахманов әйтүенчә, уникаль экспонатлар белән танышу өчен Мәскәүгә, Петербургка яки Мисырга барырга кирәкми, чөнки боларны Казанда да күреп була. Музейда 4500 еллык тарихка ия Мисыр һәм антик чор коллекцияләренә багышланган күргәзмә эшли башлады.

Милли музейда Борынгы Мисыр күргәзмәсе: Уникаль әйберләрне күрү өчен Мисырга бару кирәкми
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«Күргәзмәнең үзәк фигурасы – Казан коллекционеры Андрей Лихачев»

Татарстан Республикасы Милли музее үзенең 131 еллыгы уңаеннан «Ядкарьләр бүлмәсе: Борынгы Мисыр һәм антик дөнья коллекцияләре» дип исемләнгән яңа күргәзмә ача. Экспозициядә беренче тапкыр музейның 4500 еллык тарихка ия Мисыр һәм антик чор коллекцияләре тулы күләмдә күрсәтеләчәк.

Күргәзмә XVIII–XIX гасырлардагы бөек Европа коллекционерлары традициясендә – «сирәк экспонатлар бүлмәсе» форматында төзелгән. Бу академик алым аерым артефактларны гына түгел, ә коллекцияне барлыкка килү тарихы, табылдыклар географиясе һәм җыю логикасы белән бербөтен күренеш буларак күрергә мөмкинлек бирә.

Фәнни хезмәткәр, «Археология» коллекциясен җаваплы саклаучы Леонид Ширяев коллекциянең тарихына тукталды. Аның сүзләренчә, күргәзмәнең үзәк фигурасы – Казан коллекционеры Андрей Лихачев, барысы да 1891 елда Лихачев туплаган сирәк ядкарьләрдән башлана. Соңрак коллекцияне меценат Заусайлов (1901 һәм 1903 елларда), Высоцкий һәм башкалар тулыландыра. Экспонатларның иң зур өлеше 1928 елда Казан император университетының элеккеге борынгы истәлекләр музееннан күчә.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«Алга таба коллекция аерым кешеләр тапшырган берәмлекле экспонатлар хисабына да тулыланды. Мәсәлән, 1940 елларда безгә династиягә кадәрге чорга караган савыт тапшырыла. Шул рәвешле, 1970 елларга безнең Борынгы Мисыр һәм антик дөнья коллекциясен формалаштыру тәмамлана. Бүгенге көндә безнең фондларда шактый күп экспонатлар саклана, һәм Казан музее тупланмасында борынгы Мисыр ядкарьләре урын алган иң зур төбәк музейларының берсе булып тора», – дип искәртте ул.

«Иң кыйммәтле экспонатларның берсе – 32 ушебти сыны»

Экспозиция өч бүлектән тора: Борынгы Мисыр, Лихачев коллекциясе һәм антик дөнья. Мисыр бүлегендәге иң кыйммәтле экспонатларның берсе – фиргавен Рамсес IX улы, патшазадә Рамсес Монтухерхепешефның ушебти (борынгы Мисырда кабергә куелган статуэткалар сыны – «Татар-информ» иск.). Мондый статуэткалар дөньяның санаулы музейларында гына саклана.

Күргәзмәнең төп хәзинәләре арасында:

Б.э.к. IV меңьеллыкка караган керамик савыт – күргәзмәнең иң борынгы экспонаты;

32 ушебти сыны – Мисырда җирләү культурасының үзенчәлекле үрнәкләре;

Мисыр саркофагы фрагментлары – экспозициянең үзәк объекты;

Б.э.к. IV гасырга караган Апулия кратеры – Көньяк Италиядән китерелгән антик сәнгать үрнәге;

Римдагы Колизейның чын мәрмәр фрагменты — профессор Дубяго тарафыннан Римнан китерелгән ядкарь;

Император Траянның Дакия походлары чорына (безнең эраның 100–140 еллары) караган амфора.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«Египтолог-белгечләр дә безнең коллекциянең никадәр кыйммәтле булуын таный»

Татарстан Милли музее директоры Айрат Фәйзрахманов күргәзмәнең уникальлеге турында сөйләгәндә, экспонатларның сакланышына һәм фәнни кыйммәтенә басым ясады. Ул киләчәктә саркофагларны реставрацияләп, тагын да зуррак күргәзмә ясарга ниятләүләрен белдерде.

«Борынгы Мисыр коллекциясе – Милли музейның иң әһәмиятле коллекцияләреннән берсе. Бу уникаль әйберләрне күрү өчен Мәскәүгә, Петербургка яки Мисырның үзенә барырга кирәкми – алар бездә дә бар. Хәтта египтолог-белгечләр дә безнең коллекциянең, аеруча ушебти статуэткаларының никадәр кыйммәтле булуын таный. Бу әйберләргә карагач, вакытлар бәйләнешен тоясың. Кайбер экспонатларның тышкы капламы шулкадәр яхшы сакланган, хәтта кешеләр аны бүгенге пластик дип уйларга мөмкин. Юк, бу шул заманның махсус технологиясе, һәм аның безнең көннәргә кадәр үзгәрешсез килеп җитүе – үзе бер могҗиза», – дип белдерде директор.

Күргәзмә Татарстан Милли музеен дөньякүләм дәрәҗәдәге фәнни үзәк буларак тагын бер кат таныта. Килүчеләр өчен күргәзмә 5 апрельдән башлап ноябрьгә кадәр эшлиячәк, аннан соң экспонатларның бер өлеше үзгәртеләчәк.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

news_right_1
news_right_2
news_bot