news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милли музейда «Алар беренче булдылар» дип исемләнгән күргәзмә ачыла

Милли музейда «Алар беренче булдылар» дип исемләнгән күргәзмә ачыла
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан

6 мартта 15.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли музеенда «Алар беренче булдылар» күргәзмәсе эшли башлый. Проект беренче космонавт, СССР Герое Юрий Гагаринның 90 еллыгына багышлана.

«Милли музей фондларыннан 300дән артык экспонат галим, спортчы, язучы, композитор, рәссам, сәясәтчеләрнең казанышларын тәкъдим итәчәк. Татар милли мәдәниятенең беренчел юлбашчыларына аерым игътибар бирелә. Габдулла Тукай, татар нәшрият эшенә нигез салучыларның берсе буларак, татар телендә беренче газеталарның берсе – «Әл-Ислах»ны чыгару белән шөгыльләнгән, бу хакта XX гасыр башы типография станогы детальләре сөйләячәк», - дип хәбәр итә Милли музей матбугат хезмәте.

Шулай ук, күргәзмәдә беренче профессиональ татар композиторы Салих Сәйдәшевның дирижер таягы, беренче татар симфониясе һәм операсы авторы Нәҗип Җиһановның нота кулъязмалары, беренче татар хатын-кыз композиторы Сара Садыйкованың күлмәге – татар музыкасы дөньясы белән таныштырачак. Сынлы сәнгатьне беренче татар сынчысы Баки Урманче иҗаты – Каюм Насыйри һәм Салих Сәйдәшев бюстлары тәкъдим ителәчәк, диелә хәбәрдә.

Математик Николай Лобачевскийның реставрацияләнгән бюсты, Казан химия мәктәбенә нигез салучылар Александр Бутлеров һәм Николай Зининның, реставрациядән соң, бюстлары куелачак. Ватан космонавтикасына нигез салучы Сергей Королевның шәхси шахматлары һәм тәмәке тарту өчен торбасы булачак.

«Юрий Гагарин беренче булып космоска оча. Гагарин – илебез өчен горурлык үрнәге, Россиядә аны һәркем белә. Гагарин безне илһамландырды, Татарстанның һәр кешесе республиканың геройларын белүләрен һәм алар белән горурлануларын телибез», – диде Милли музейның фәнни-тикшеренү эшләре буенча генераль директоры урынбасары Светлана Измайлова.

Казанның беренче Олимпия чемпионы Александр Курынов медальләре һәм автографы, Рәшид Нәҗметдиновның бүләкләре, шашка һәм шахматлары, Эдуард Николаевның узышта кия торган комбинезоны, сәясәт өлкәсендә Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиевның әйберләре – телефон өчен өстәл-подставка, идән сәгате һ.б. тәкъдим ителә.

  • Күргәзмә 20 майга кадәр эшләячәк. Аны музей билетлары һәм Пушкин картасы белән карарга мөмкин.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100