Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Милли музей Татарстан Дәүләт Советының 30 еллыгына багышлап сирәк экспонатлар тәкъдим итә
20 мартта Татарстан Республикасы Милли музеенда «Татарстан Республикасы Дәүләт Советы: дуслык һәм хезмәттәшлекнең истәлекле символлары» күргәзмәсе ачыла. Ул Татарстан Республикасы Дәүләт Советы белән берлектә оештырыла. Күргәзмәдә музей фондларыннан парламентның 30 еллык тарихында күпкырлы эшчәнлекне күрсәтүче уникаль экспонатлар тәкъдим ителәчәк.
«Экспонатлар арасында: беркетмә сувенирлары - Россия һәм чит ил делегацияләре сәфәрләре барышында алынган истәлекле әйберләр, төбәкнең икътисадый потенциалын чагылдырган Татарстанның әйдәп баручы предприятиеләре продукциясенең күргәзмә үрнәкләре, балаларның иҗади эшләре - яшьләр кулы белән ясалган рәсемнәр һәм бүләкләр бар», – дип хәбәр итә Татарстан Милли музее матбугат хезмәте.
Аерым блок парламентарийларның гуманитар эшчәнлегенә багышланган. Монда аларның Луганск Халык Республикасына ярдәм итүгә керткән өлеше һәм махсус хәрби операция кысаларында ярдәм оештыруда катнашуы билгеләп үтелә.
Экспозиция республиканың югары закон чыгару органының төбәкара һәм халыкара элемтәләрне ныгытудагы ролен, шулай ук аның социаль әһәмияткә ия инициативаларын ассызыклый.
Күргәзмә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының беренче чакырылышы беренче утырышының 30 еллыгына багышланган, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз