news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милли музей Моабит дәфтәрләре турында: Бөек татар улының каһарманлык тарихын саклыйбыз

Милли музей Моабит дәфтәрләре турында: Бөек татар улының каһарманлык тарихын саклыйбыз
Владимир Васильев

Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көнендә Татарстан Милли музее фондларыннан Җәлилнең «Моабит» төрмәсендә язган Моабит дәфтәрләре — шигырьләренең чын нөсхәсен чыгардылар. Татарстан Республикасы Милли музейның генераль директоры Алисә Вяткина бөек татар улының каһарманлык тарихын саклаулары турында әйтте.

«57 ел элек Муса Җәлилнең хатыны – Әминә Җәлилова музейга шагыйрьнең Моабит дәфтәрләрен тапшырды. Быелдан төп нөсхәне чыгаруга үзгәреш керттек: элек аны музей саклаучылары чыгарган булса, хәзер бу хокук республикабызның күренекле шәхесләренә бирелә», - диде ул чыгышында.

Быел бу хокук Милли музейның элекке директоры Люция Вәлиевага бирелде. «Люция ханым күп еллар безнең музей белән җитәкчелек итте. Нәкъ ул эшләгән вакытта әлеге традиция барлыкка килде», - дип шәрехләде ул. Алисә Вяткина чарага килгән яшьләргә Җәлилнең шигырьләрен укырга киңәш итте.

«Муса Җәлил үзенең шигырьләрендә бик гади тел белән каһарманлык, мәхәббәт һәм тугрылык турында яза. Шуннан чыгып, кеше патриотик тәрбия ала», - диде музейның генераль директоры. Люция Вәлиева хәзерге буын музей вәкилләренең традицияне саклап калуын әйтте һәм уңышлар теләде.

Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова Милли музей һәм барлык битараф булмаучыларга әлеге традицияне саклап калулары өчен рәхмәтен әйтте. «Күп еллар элек язылган нөсхәләрне искә алу, тарихка мөрәҗәгать итү һәрвакыт күңел кылларын тибрәтә. Музей, китапханәләргә ешрак йөрергә киңәш итәм. Муса Җәлилнең иҗатын олылаучылар арта барсын иде», - диде ул.

«Аның тормыш юлы Ватанга тугрылык билгесе булып, туган халкына чын мәхәббәт, какшамас батырлык үрнәгенә әверелде. Татарстан күпмилләтле халкының бөек уллары белән горурлана. Муса Җәлилнең исеме бөтен дөньяга билгеле. Иҗаты – кабатланмас әдәби мирас», - дип билгеләп үтте кичәнең алып баручылары Айдар Шәйхин һәм Зәринә Сафина.

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Муса Җәлил премиясе лауреаты Эльмир Низамов фикеренчә, Муса Җәлил - татар халкында иң көчле образларның берсе.

«Ул башка шагыйрьләрне бөек татар сәнгатендә иҗат итәргә илһамландырган. Моабит дәфтәрләрен укыганда мин аның нинди авырлыклар кичергәнен күз алдына китерәм. Шигырьләр миңа көч бирә. Без аның исемен истә тотарга, иҗатын белергә тиеш. Киләчәк буын да аның исеме югары күтәрсә, дөрес булыр иде», - диде композитор.

Татар зыялылары, җәмәгатьчелек иң элек Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре һәйкәленә чәчәкләр салды, соңыннан Муса Җәлил истәлегенә багышланган чара Татарстан Милли музеенда дәвам итте.

Кичәдә герой-шагыйрьнең әсәрләре «Җәлил укулары» халыкара шигырь укучылары бәйгесе финалисты һәм җиңүчесе Газиз Хөҗҗәтов, Габдулла Кариев исемендәге театр артистлары, Казан театр училищесы студентлары, яшь җырчы Илгиз Мөхетдинов башкаруында яңгырады.

  • Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты мәгълүматлары буенча, беренче дәфтәрне җәлилчеләр утырган Тегель төрмәсеннән 1944 елның февралендә Габбас Шәрипов исемле кеше алып чыга һәм Франциядә Ле-Пюи лагеренда Нигъмәт Терегулов исемле кешегә тапшыра. Габбас Шәрипов Муса Җәлилнең яшерен оешмасында катнаша һәм шуның өчен фашистлар аны төрмәгә яба.
  • Моабит төрмәсенең элекке әсире Нигъмәт Терегулов дәфтәрне каршылык хәрәкәтендә катнашкан француз партизаны Мария Дубизага сакларга бирә. Шигырьләр Мария әнисенең өендә бер ел саклана. Сугыш беткәч, Нигъмәт Терегулов туган ягына кайта. Ул дәфтәрне почта аша җибәрергә җөрьәт итми, Татарстан Язучылар берлегенә үзе алып барып тапшыра, диелә комитет хәбәрендә.
  • 1966 елдан реликвия Татарстанның төп тарихи музеенда саклана. 
Фоторепортаж: Владимир Васильев
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100