news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милли музей һәм Тукай музее мәктәп укучылары өчен бәйге үткәрә

Татарстан Республикасының Милли музее һәм Г.Тукай әдәби музее мәктәп укучыларын «Ядкярләрдә Тукай рухы» әдәби конкурсында катнашырга чакыра.

Конкурс бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның музей мирасын популярлаштыру, балаларда китап уку культурасы тәрбияләү максатыннан уздырыла.

Конкурста Г. Тукайның Казандагы әдәби музеенда саклана торган шәхси ядкярләре турында яңа әсәр (шигырь, поэма, хикәя) иҗат иткән 1-11 сыйныф укучылары катнаша ала. Эшләр 2023 елның 10 мартыннан 2023 елның 31 мартына кадәр https://lomonosov-msu.ru/rus/event/7961/ ссылкасы буенча кабул ителә.

Конкурс «Проза» һәм «Поэзия» номинацияләрендә рус һәм татар телендә уздырыла. Иҗади эшләр шагыйрьнең Г.Тукай әдәби музее экспозициясендәге мемориаль әйберләренә багышланган булырга тиеш: мемориаль экспонатлар персонаж, әдәби образ һ.б. сурәтләнергә мөмкин. Килгән эшләрне бәяләгәндә Г.Тукай мемориаль әйберләре турында мәгълүмат бирү, теманы ачу, жанрга туры килү, әдәби тасвирлау чараларын куллану, мөстәкыйльлек, яңалык һәм оригинальлек исәпкә алына.

Җиңүчеләрне бүләкләү чарасы 26 апрель көнне Г.Тукай әдәби музеенда уздырылачак. Катнашучыларга сертификатлар электрон почтадан җибәреләчәк.

Конкурс турында тулырак мәгълүмат Г. Тукай әдәби музее сайтында бирелә: http://g-tukay.tatmuseum.ru/. Консультацияне түбәндәге адрес буенча алырга була: 420022, Татарстан Республикасы, Казан шәһ., Г. Тукай ур., 74, Г. Тукай әдәби музее; тел. +7 (843) 590 86 67; электрон почта tukay1986@bk.ru

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100