news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милли музей һәм «Казан» аэропорты Тукайның туган көне уңаеннан фотокүргәзмә ачты

Милли музей һәм «Казан» аэропорты Тукайның туган көне уңаеннан фотокүргәзмә ачты
https://mincult.tatarstan.ru

Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан Татарстан Республикасы Милли музее һәм Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропорты аэровокзал комплексында бөек татар шагыйренең тормышына һәм иҗатына багышланган «Мин югарыга омтылам» дип аталган фотокүргәзмә ачты. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Күргәзмәнең татар халык шагыйре исемен йөрткән аэропортта ачылуы аеруча әһәмиятле. Рәсемнәрдә Габдулла Тукай үзе дә, аның дуслары да – XX гасыр башы татар мәдәнияте вәкилләре сурәтләнгән. Язучы һәм публицист Гаяз Исхакый, драматург һәм җәмәгать эшлеклесе Гафур Коләхмәтов, татар театрына нигез салучыларның берсе - драматург Галиәскар Камал, актер һәм режиссер Габдулла Кариев, актриса Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская һәм башкалар бар.

Татарстан Республикасы Милли музее генераль директоры Алиса Вяткина күргәзмә турында сөйләде. «Милли музей фондларыннан без гаҗәеп кешеләрнең – Габдулла Тукай белән бергә үз Ватаны мәнфәгатьләрендә чикләрне мөмкин кадәр киңәйткән, дөньяны үзгәрткән һәм алгарышка омтылган шәхесләрнең фотоларын сайлап алдык», – диде ул.

Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортның матбугат хезмәте җитәкчесе Гадел Гатауллин быел Татарстан Республикасы Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулуны билгеләп үтүен, шуңа бәйле рәвештә Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропорты илебезнең төрле почмакларыннан һәм чит илләрдән килгән туристларга шагыйрьнең мирасы һәм әдәби тирәлеге турында сөйләүне үзенең бурычы дип санавын җиткерде.

«Бу уникаль проект Татарстан Республикасы Милли музее белән яхшы партнерлыгыбыз аркасында килеп чыкты», - диде ул.

Экспозиция белән 1А терминалында (халыкара рейслар килү зонасы янында) 24 апрельдән 3 майга кадәр танышырга мөмкин.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100