news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Милли мультFest» III республика балалар кинофестиваленең шорт-бите әзер

«Милли мультFest» III республика балалар кинофестиваленең шорт-бите әзер
логотип сурәтен "Татаркино"ның матбугат үзәге тәкъдим итә

«Милли мультFest» республика балалар кинофестиваленең кыска исемлеге әзерләнгән. Кинофестивальнең шорт-битенә 24 эш кертелгән.

«Фестивальнең финалы 25 ноябрь көнне 11 сәгатьтә «Мир» кинотеатрында узачак. Җиңүчеләрнең эшләре зур экраннарда күрсәтеләчәк», дип хәбәр итә «Татаркино»ның матбугат үзәге.

Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе тарафыннан өченче тапкыр уздырыла.

Быел фестивальдә катнашу өчен республика районнарыннан һәм шәһәрләреннән 497 эш теркәлгән.

«Татар телендә анимацион фильмнар» (балалар бакчасы):

«Серле Казан», «Солнышко» балалар бакчасының «Нурчыклар» балалар мультстудиясе;

«Чәк-чәк батыр», Актанышның 5 нче балалар бакчасы;

«Шүрәле баласы маҗаралары», Чаллы шәһәре, «Капитошка» 124нче балаларның танып-белү-сөйләм үсешен өстенлекле гамәлгә ашыручы гомүмүстерешле балалар бакчасы, «Әкияткә сәяхәт» студиясе;

«Керпе белән Куян», Казан шәһәре Идел буе районының 363 нче балалар бакчасының «Мультфильм – это просто!» студиясе;

«Ахмак аю баласы», «Шалунишка» 55 нче балалар бакчасының «Шаянкай TV» студиясе;

«Дәү әнием сандыгы», Актаныш районы Яңа Әлем балалар бакчасы;

«Бабайда кунакта», Алабуга районының 39 нчы «Киләчәк» балалар бакчасының «Чудокадрики» мультстудиясе;

«Теләк», Буа шәһәренең «Теремок» балалар бакчасының «Беренче адым» коллективы;

«Көлдермеш тележурналы», Казан шәһәренең 2 нче балалар бакчасының «Гөлбакча» коллективы;

«Кояшкайга сәяхәт», Казан шәһәре 162 че балалар бакчасының «Кояшкай» коллективы;

«Олылар әйтсә, хак әйтә», Балтач районы Норма авылының «Тургай» балалар бакчасының «Тургай- медиа» коллективы;

«Татар телендә анимацион фильмнар» (мәктәпләр, студияләр):

«Ирек һәм Шүрәле», Питрәч районы Ленино-Кокушкино балалар сәнгать мәктәбенең «ПЕСТРЛЯНДИЯ» мультипликация студиясе;

«Сказка про гномиков», «А1002 анимация мәктәбе» «Академия цифрового творчества», «Радуга»;

«Шүрәле», Әмир Ханиев, Балык Бистәсе районының Балалар иҗат үзәгенең «Чак-Чак» анимация студиясе;

«Буллит -1» һәм «Буллит -2», «А1002 анимация мәктәбе» АНО ДО «Академия цифрового творчества», «Шакмак»;

«Рамазан Крузо», «А1002 анимация мәктәбе» АНО ДО «Академия цифрового творчества», «Хәят»;

«Су пычрату турында», КФУның «IT-лицей» мәктәп-интернаты;

«Көрәш», Арча иҗат сараеның «Нур» балалар телестудиясе;

«Кечкенә», Сарман районы Җәлил мәктәбенең

«ДеTVора» интернет телевидениесе;

«Көндәлек тәртипне җимереп», Түбән Кама районының 2 нче мәктәбенең «Нижнекамская киношкола»;

«Безнең герой», Питрәч районы Ленино-Кокушкино балалар сәнгать мәктәбенең «ПЕСТРЛЯНДИЯ» мультипликация студиясе;

«Солдат хатлары», Апас районы Каратун мәктәбенең «Илһам» түгәрәге;

«Яңа ел», Алмаз Асадуллин, Сарман районы Җәлил 2 нче мәктәбе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100