news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Милли мультFest» фестивалендә иң актив катнашкан районнар билгеле

Күпчелек эшләр Татарстанның Тукай, Мөслим, Буа районнарыннан килеп ирешкән.

«Милли мультFest» фестивалендә иң актив катнашкан районнар билгеле
Солтан Исхаков

(Казан, 12 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Милли мультFest» балалар кинофестивалендә Татарстанның 26 районы финалга үткән. «Татаркино» оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова Тукай, Мөслим, Буа, Арча, Минзәлә, Азнакай, Актанышны иң актив районнар дип атады.

«Бу районнарга аерым рәхмәт әйтәсем килә, хезмәткәрләр балалар белән аерым шөгыльләнгәннәр. Моңа кадәр республикабызда шулкадәр районнан балалар анимация, кино һәм компьютер уеннарын ясау белән мавыкканнарын белми идек», — диде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында.

Миләүшә Айтуганова барлыгы 389 эш килеп ирешкәнен әйтте. Бу республика өчен зур сан. Мисал өчен, Халыкара мөселман кинофестиваленә бөтен дөньядан 400дән алып 900гә кадәр гариза килә. Алга таба мультфестивальнең нигезләмәсе үзгәртеләчәк. Таләпләрен тәгаенләштерәчәкбез», — диде ул.

Бәйгедә өч номинация билгеләнгән. Һәр номинациядә беренче урынга йөз мең, икенче урынга 70 мең, өченче урынга 50 мең биреләчәк.



Галерея: «Милли мультFest» балалар кинофестивале финалына багышланган матбугат конференцияcе

Фестиваль Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән үткәрелә. Фестивальдә катнашу өчен, татар телендә анимацион мультфильмнар, кыска метражлы фильмнар һәм компьютер уеннары кабул ителде.

Фестивальнең төп бурычы — татар телен саклап калу, баланың дөньяны хис-кичерешләр аша танып белүен иҗади үстерү, анимация һәм кинематографиянең сәнгати чаралар аша балаларның фантазиясен, сәнгати иҗатын үстерүне камилләштерү.

news_right_1
news_right_2
news_bot