news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Милли мультFest» фестивалендә «Балалар фольклоры» махсус номинациясе барлыкка килгән

Җиңүчене татар халкының гореф-гадәтләренә багышланган чаралар оештырган балалар бакчалары арасында билгелиләр.

(Казан, 12 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Милли мультFest» фестивалендә «Балалар фольклоры» дигән махсус номинация булдырылган. Җиңүчеләрне тавыш бирү ярдәмендә «ШАЯН ТВ» телеканалы тамашачылары билгеләячәк.

«Фестивальнең кызыклы юнәлеше — «Балалар фольклоры» номинациясе. Монда татар җырлары, биюләре һәм бәетләрен өйрәнгән үзешчәннәр тупланачак, — диде «Татар-информ»да матбугат очрашуында Татарстанның халык артисты Рамил Төхвәтуллин.

Конкурста өч номинация бар: «Татар телендә анимацион фильмнар», «Татар телендә кыска метражлы фильмнар» һәм «Татар телендә компьютер уеннары».

«Балалар фольклоры» номинациясенә без көтмәгән эшләр килеп иреште. Алар кыска метражлы кинога җибәрелгән иде, ләкин моны кино дип атап булмый. Балалар бакчаларында татар халкының гореф-гадәтләренә багышланган иртәнге бәйрәмнәр уздырыла. Без аларны махсус номинациягә җыйдык»,— диде «Татаркино» директоры Миләүшә Айтуганова.

Оештыручылар әйтүенчә, финал ике көн дәвам итәчәк һәм яшьләр «ШАЯН ТВ» телеканалы студиясенә барачак. Анда ике сәгатьлек программа оештырылачак, аның барышында тамашачы мәхәббәте бүләге иясе билгеләнәчәк.

Без бу фестивальне «ШАЯН ТВ» балалар телеканалы өчен эшләдек, чөнки анда күп мультфильмнар тәрҗемә ителә. Максатыбыз — балаларның иҗатын күрсәтү һәм аларга этәргеч тудыру. Үзләренең продуктларын телевизор экраныннан күрсәләр, алга таба эшләргә теләкләре туачак», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100