news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милли мохитне тудыру шушы кешеләр кулында – шагыйрә Таңчулпан "Калеб" яшьләре турында

"Калеб" иҗади яшьләр җыенының чираттагы проекты – "Ишек" шигъри спектакле "Угол" мәйданында зур аншлаг белән узды.

(Казан, 28 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). “Калеб” яшьләр җыены тәкъдим иткән “Ишек” шигъри спектакле беренче чиратта милләтнең алдынгы яшьләрен туплау булып тора. Кичә “Угол” театраль мәйданчыгында күрсәтелгән шигъри спектакльне караучыларның төп фикере шушы иде.

Хәтта шагыйрә Луиза Янсуарның 16 шигыреннән торган шигъри спектакльнең депрессив сүз белән тәмамлануына да игътибар итүче булмады. Шигъри спектакльдән тамашачы канәгать китте.

“Биредә өлкән яшьтәге кешенең фикере мөһим түгел. Иң мөһиме – бу чараның яшьләргә ошавы, – диде шагыйрә Таңчулпан. – Аларга ошый икән – бик яхшы. Монда бит яшьләрнең җыелып шигырь тыңлаулары мөһимрәк дип уйлыйм мин. Бирегә килгән яшьләр алар милләтнең алдынгы карашлы кешеләре. Бирегә килгән кешеләр бер-берсен белә, аралаша, бер-берсен хөрмәт итә – бу бик мөһим. Милли мохитне тудыру шушы кешеләр кулында”.

Миңа моны аңлап бетерергә вакыт кирәк, – диде шагыйрә Нәҗибә Сафина. – Минем аңлаганым болай: бүгенгене сөйләп булмаган дәвердә без үткәнгә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүрбез. Бу шуның бер чагылышы. Монда артистлар гаҗәеп матур уйнадылар... Тагын шуны әйтә алам – иҗади яшьләрне җыеп шушындый формада берләштерү бик зур нәрсә. Бер юлын тапкач, капкалар-ишекләр ачылыр...”

Шигъри спектакльне карарга К.Тинчурин театрының баш режиссеры Рәшит Заһидуллин, әдәбият белгече Миләүшә Хабетдинова, театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов, Луиза Янсуарның хезмәттәшләре – “Татарстан” журналы хезмәткәрләре, яшь шагыйрьләр Рүзәл Мөхәммәтшин, Эльмира Җәлилова һәм башкаларк илгән иде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100