Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Милли моң» Бөтенроссия мөнәҗәтләр фестивале ТАССРның 100 еллыгына багышлана
Фестиваль 28 мартта Бөгелмәдәге Татар мәдәнияте үзәгендә була.
(Казан, 8 март, «Татар-информ»). 28 мартта Бөгелмәдә «Милли моң» Бөтенроссия мөнәҗәтләр фестивале узачак. Бәйгене Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Бөгелмә мөхтәсибәте, Бөгелмә шәһәренең Татар мәдәнияте үзәге оештыра. Быелгы фестиваль нәзарәт игълан иткән Туган тел елы һәм ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан үткәрелә.. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.
Мөнәҗәтләр башкару фестивале халык арасында татар-мөселман традицияләрен популярлаштыру, татар телен һәм милли-мәдәни мирасны барлау, саклау, үстерү, Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүчеләр арасында дуслык җепләрен ныгыту максатыннан оештырыла.
Конкурста катнашу өчен җиде яшьтән һәм аннан өлкәнрәкләр чакырыла. Ярыш ике номинациядә узачак: «соло» һәм «ансамбльләр». Бәя бирүчеләр башкару осталыгына, образлы эчтәлекне эмоциональ яктан бирә белүгә, ачык дикция һәм аһәңле яңгырашка, интонациягә, репертуарга, сәхнә костюмының ислам кануннарына туры килүенә һ.б. игътибар итәчәк. Фестивальдә җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләр, ә һәр солист һәм ансамбль конкурста катнашу хакында сертификатлар алачак.
Былтыр мөнәҗәт фестивале ике йөздән артык катнашучы килгән. Бәйгедә катнашу өчен гаризалар 2020 елның 20 мартына кадәр Бөгелмә шәһәре, Краснослободская урамы, 68нче йорт адресы буенча кабул ителә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз