Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ноябрь аенда Россиядә «Зур этнографик диктант» уздырылачак
1-8 ноябрьдә Россия Федерациясенең барлык субъектларында һәм чит илләрдә «Зур этнографик диктант» X Бөтенроссия мәгърифәтчелек акциясе узачак. Быел диктант уздыру Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы белән уздырыла торган «Россия һәм Бәйсез Дәүләтләр Берлеге халыклары» халыкара фестивале чаралары программасына кертелгән, дип хәбәр итә Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.
Беренче тапкыр диктант 2016 елда Удмуртия Республикасының Милли сәясәт министрлыгы һәм Удмуртиянең актив яшьләре инициативасы белән үткәрелде. Алар, рус теленнән «Тоталь диктант» үткәрү идеясе белән илһамланып, этнографик һәм этнологик проблематика буенча мәгърифәтчелек акциясен башлап җибәрергә карар кылдылар.
- Зур этнографик диктант - Россиядә яшәүче халыкларның мәдәнияте белән таныштыручы, шулай ук этномәдәни грамоталылыкның гомуми дәрәҗәсен бәяләргә мөмкинлек бирүче мәгърифәтчелек проекты.
Диктант биремнәре тест рәвешендә әзерләнгән һәм үз эченә 30 гомумфедераль сорауны ала.
Диктантта яшенә, белеменә, социаль чыгышына, милләтенә, диненә һәм гражданлыгына карамастан, Россия Федерациясендә һәм чит илләрдә яшәүчеләр катнаша ала.
«Зур этнографик диктант мөһим традициягә әверелде. Бу проект - белемнәрне тикшерү генә түгел. Диктант безгә традицияләребезнең никадәр тирән һәм күптөрле булуын аңларга ярдәм итә һәм бу мирасны саклауның мөһимлеген искә төшерә. Диктант - нәтиҗә ясау өчен сәбәп кенә түгел, ә гомумроссия гражданнар бердәмлеген ныгытуда алга таба хәрәкәт итәргә этәргеч тә», – дип билгеләп үтте Милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов.
- Зур этнографик диктантның бурычлары: киң җәмәгатьчелекнең, хакимият органнарының һәм массакүләм мәгълүмат чараларының игътибарын этномәдәни белем бирүнең сыйфаты проблемасына җәлеп итү, халыкның этнографик һәм культурологик компетентлыгы дәрәҗәсен бәяләү.
- Акциянең максаты – гражданнарның этнографик грамоталылык дәрәҗәсен, аларның Россия Федерациясе территориясендә яшәүче халыклар турында белемнәрен бәяләү, җәмәгатьчелекнең игътибарын күпмилләтле илдә милләтара тынычлыкны һәм татулыкны саклау өчен нәтиҗәле кораллар булдыру кирәклегенә юнәлтү.
- Диктант биремнәре 30 сораудан тора. Диктантны язу вакыты – 45 минут.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз