news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Милли массакүләм мәгълүмат чараларының XI форумы сайтында теркәлү башланды

XI Милли массакүләм мәгълүмат чаралары форумының рәсми сайтында катнашучыларны теркәү башланды.

Сайтта булачак чара турында төп мәгълүмат: программа, чакырылган экспертлар һәм катнашучылар турында мәгълүмат, шулай ук теркәлү өчен форма тупланды. Катнашуга Россиянең төбәк һәм милли массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен чакыралар.

Милли массакүләм мәгълүмат чараларының XI форумы 2026 елның 11 ноябрендә Казанда, Уникаль осталык үзәгендә (ЦУМ) узачак. Бу – тәҗрибә уртаклашу һәм Россиянең төбәк һәм милли массакүләм мәгълүмат чараларының агымдагы торышы һәм үсеш перспективалары турында фикер алышу мәйданчыгы.

Форум Казанда 11 нче тапкыр узачак. Быел пленар утырышның төп темасы күптөрлелектә бердәмлекне саклауда милли массакүләм мәгълүмат чараларының роле булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot