Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россия милли җәмәгатьчелеге туган телләрне саклауда ата-ананың ролен билгеләде
«За языки РФ» иҗтимагый платформасы үткәргән «Россия халыклары телләрен саклау буенча алдынгы практикалар» онлайн-конференциясендә төбәкләр үз тәкъдимнәрен кертте.
(Казан, 14 август, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Телләрне саклап калу өчен ата-аналар җәмәгатьчелеген җәлеп итәргә кирәк. Бу фикерне «За языки РФ» иҗтимагый платформасы үткәргән «Россия халыклары телләрен саклау буенча алдынгы практикалар» онлайн-конференциясендә Бөтендөнья башкорт корылтае каршындагы ата-аналар республика комиссиясе рәисе урынбасары Айгөл Атанова әйтте.
«Телләрне саклап калу өчен ата-аналар җәмәгатьчелеген җәлеп итәргә кирәк. Алар туган телне саклауга кагылышлы законнар белән танышырга тиеш. Шул рәвешле туган телне саклау һәм буыннан-буынга тапшыру мөмкинлеге булачак. Без туган телне саклауда әти-әниләрнең ролен аңладык һәм көчләрне берләштерергә булдык», — дип сөйләде Айгөл Атанова.
Башкортстанда 2018 елдан Бөтендөнья башкорт корылтае каршында ата-аналар республика комиссиясе эшләп килә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз