news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия милли җәмәгатьчелеге туган телләрне саклауда ата-ананың ролен билгеләде

«За языки РФ» иҗтимагый платформасы үткәргән «Россия халыклары телләрен саклау буенча алдынгы практикалар» онлайн-конференциясендә төбәкләр үз тәкъдимнәрен кертте.

(Казан, 14 август, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Телләрне саклап калу өчен ата-аналар җәмәгатьчелеген җәлеп итәргә кирәк. Бу фикерне «За языки РФ» иҗтимагый платформасы үткәргән «Россия халыклары телләрен саклау буенча алдынгы практикалар» онлайн-конференциясендә Бөтендөнья башкорт корылтае каршындагы ата-аналар республика комиссиясе рәисе урынбасары Айгөл Атанова әйтте.

«Телләрне саклап калу өчен ата-аналар җәмәгатьчелеген җәлеп итәргә кирәк. Алар туган телне саклауга кагылышлы законнар белән танышырга тиеш. Шул рәвешле туган телне саклау һәм буыннан-буынга тапшыру мөмкинлеге булачак. Без туган телне саклауда әти-әниләрнең ролен аңладык һәм көчләрне берләштерергә булдык», — дип сөйләде Айгөл Атанова.

Башкортстанда 2018 елдан Бөтендөнья башкорт корылтае каршында ата-аналар республика комиссиясе эшләп килә.

news_right_1
news_right_2
news_bot