news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Милли мәгариф лабораториясе бетерелә

Татар теле кафедрасы һәм милли мәгариф лабораториясеннән торган Милли белем үзәге Полингваль белем үзәгенә әверелә.

(Казан, 8 август, “Татар-информ”). Мәгарифне үстерү институтында штатны үзгәртү бара. Проректор Равил Хәмитов хәбәр итүенчә, татар теле кафедрасы һәм милли мәгариф лабораториясеннән торган Милли белем үзәге Полингваль белем үзәгенә әверелә. Бу, беренче чиратта, һәр милләтнең үз милли телендә белем алырга хокукы булуы белән аңлатыла. Бу хакта “Мәгариф” журналы сайтында хәбәр ителә.

Проректор сүзләренә караганда, беренче карашка милли мәгариф лабораториясе ябыла кебек тоелса да, чынлыкта, исеме һәм җисеме генә үзгәрә. Лабораториядә эшләүче 3 белгеч тә үз урыннарында калачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot