news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милли мәгариф идарәсе башлыгы вазифасына кадрлар резервы формалаштырыла

17 октябрьдән Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе башлыгы вазифасын Эльвира Зарипова башкара.

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы Дәүләт хезмәтләре сайтында эш урыннары турында мәгълүмат урнаштырды. Алар арасында әйдәп баручы белгечләр, киңәшчеләр, шулай ук Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе башлыгы кебек вакансияләр бар.

Министрлыкта ачыклык кертүләренчә, хәзерге вакытта кадрлар резервы туплау белән бәйле планлы чаралар үткәрелә.

«Дәүләт гражданлык хезмәтен үстерү программасы буенча барлык төп вазифаларга кадрлар резервы формалаштырылырга тиеш. Бу – кешеләр конкурс процедурасын үтеп, җиңүче ачыкланачак һәм аны резервка кертәчәкләр дигән сүз», - дип белдерделәр Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында.

«Дәүләт гражданлык хезмәте турындагы закон нигезендә, дәүләт хезмәткәренең административ ял алырга хакы бар. Төп хезмәткәр (Гөлназ Исмәгыйлева – Т-и иск.) бер ел административ ял алды, шуңа 17 октябрьдән әлеге вазифаны Эльвира Зарипова башкара», - дип өстәделәр министрлыкта.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100