Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Милли мәгариф идарәсе башлыгы: Татарча белем алуга омтылышта әти-әниләр дә сүлпән
РФ гражданнары гаризалары буенча, туган телдә белем алуны төп мәктәптә генә түгел, ә урта мәктәпкә кадәр озайту кирәк, диде Лилия Әхмәтҗанова.
(Казан, 16 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Республика Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Әхмәтҗанова әйтүенчә, баласы татар телендә белем алуга омтылышта әти-әниләр үзләре дә сүлпән. Бу хакта ул ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясенең беренче утырышында әйтте.
«Узган ел җәй көне бер төркем әти-әниләр Мәгариф министрлыгына килде. Без балалар бакчасыннан бер төркем мәктәпкә татар телендә белем һәм тәрбия сыйныфына күчәргә телибез, безгә директор каршы, диләр. „Миңа 10-15 гариза алып килегез, безнең тарафтан ярдәм булыр“, дидем. Әти-әниләрдән гариза булып та, мәктәп директоры каршы килә икән, Мәгариф министрлыгы үз сүзен әйтәчәк. Кызганыч, сүздә калды, әти-әниләр килмәде», — диде.
Лилия Әхмәтҗанова, шулай ук, былтыр Чаллыда бер мәктәптә унбер беренче сыйныф ачылганын әйтте. «Мәктәп җитәкчелеге татар сыйныфлары ачу мөмкинлеге бар дип игълан итте. Унбер сыйныфка 300 дән артык бала килде. Ник бер әти-әни баламны татар телле класста укытырга телим дип гариза язсын. Гәрчә унбер сыйныфтан 2-3 төркем ачу мөмкинлеге бар иде, кадрлар да, дәреслекләр дә бар, мәктәп кызыксына, ләкин ата-аналардан теләк кермәде», — диде.
Ул бүген Татарстанда 60 проценттан артык бала татар телен туган тел буларак өйрәнгәнен билгеләп узды. Лилия Әхмәтҗанова, шулай ук, төп дәүләт имтиханын татар телендә бирү мөмкинлеге булганын искәртте. «Сигез фәнне татар теленә тәрҗемә итәбез, Хөкүмәт моңа акча бирә. Биремнәр татарча эленгән, ләкин былтыр 62 бала гына теләк белдергән иде. Быел исә, унберенче сыйныфны тәмамлаган ун бала татар теленнән дәүләт имтиханы бирә», — диде.
Бүген 679 мәктәп татар телендә эшләп килә. Татар телендә белем бирү 25 процент булса, тәрбия класслары белән бу сан 42 процент. «Тәрбия сыйныфлары ул — фәннәр рус телендә укытыла, әмма чаралар татар телендә алып барыла», — диде Милли мәгариф идарәсе бшлыгы.
«Урта гомуми белем алу рус телендә, ләкин бүген 57 мәктәп 10-11 сыйныфларда татар телендә белем бирүләрен дәвам итә, татар телендә белем бирүне бетердек дип әйтә алмыйбыз. Комиссия алдында шундый максат куябыз: РФ гражданнары гаризалары буенча, туган телдә белем алуны төп мәктәптә генә түгел, ә урта мәктәпкә кадәр озайту кирәк. Билгеле, бу федераль үзәк белән эшләгән вакытта гына мөмкин», — диде Лилия Әхмәтҗанова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз