Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Милли мәдәниятне үстерик дисәк
Милли мәдәниятне үстерик дисәк
(Ульяновски, 28 декабрь, «Татар-информ», Ләйлә Исламова). Ульяновскида “Милли мәдәниятләрне торгызу һәм үстерү үзәге” дип аталучы оешма бар. Ләкин аның эшчәнлеге гомуми агымга куелган, дисәк тә хата булмастыр. Чөнки өлкәнең Ульянов районы үзәге Ишеевка бистәсендә узган Татар мәдәнияте көнендә бирелгән концерт моны ачык күрсәтте. Район мәдәният йорты хәзерге заманда бик сирәк очраган үзешчән сәнгать коллективларының берсе “Айгөл” белән дан тота. Хәзер биредә эшләүче шөһрәтле кызыбыз Әлфия Рамазанова балалар коллективы да туплаган. Татар мәдәнияте көнендә аларның беренче чыгышы бик тә җылы кабул ителде.
Өлкәннәргә килсәк, күптән ишетелмәгән үзешчән җырчылар Фәрһәт Вахитов, Алсу Салахова, Айгөл Шәрәфетдинова һәм Олег Егоров та чыгыш ясады. Алар Әлфия ханымның дуслары, үзара тыгыз элемтәдә торалар. Ә менә Татар мәдәни үзәге белән бернинди мөнәсәбәтләре юк. Үзәк бары тик Музыкаль педагогия училищесында эшләп килүче “Сембер” исемле җыр-бию ансамбле җитәкчесе Гөлфия Яббарова һәм өч җырчыга гына таяна. Шунысы гыйбрәтле Гөлфия ханым да, җырчылар Ринат Садыйков, Җәмилә Мифтахова һәм Алсу Туктарова – барысы да штатта тора һәм методист булып санала. Шөкер, аларга түләргә хакимият акча таба, дип тә әйтергә була. Ләкин ул акчаны файдалырак куллану да мөмкин булыр иде ич. Түгәрәкләр оештырып, балаларны милли сәнгатькә якынайту, өлкәннәрдән үзешчән сәнгать коллективлары туплау кебек гамәлләр өчен, мәсәлән. Ә “Милли мәдәниятләрне торгызу һәм үстерү үзәге” исә барлык мәдәни көчләрне туплап, киң халык массаларына милли мәдәниятебезне саклап калуда һәм үстерүдә ярдәм итәргә тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз