news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милли мәдәният һәм мәгариф мәктәбе укучыларын татар мохитендә яшәргә чакырдылар

Югары мәктәп директоры уку йортын тәмамлаган укучылар татарның зыялысы булырга тиеш дип белдерде.

(Казан, 20 октябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе директоры Әлфия Йосыпова уку йортының студентларын милли мохиттә яшәргә чакырды. Бу хакта ул КФУда тюрколог галимнәр белән очрашу барышындагы чыгышында әйтте.

Директор үзенең мөрәҗәгатен татар телле юнәлешләрдә - математика һәм информатика, тарих һәм җәмгыять белеме, музыка һәм өстәмә белем бирү белгечлекләрендә укыган студентларга юллады. “Сез татар теленә, мәдәнияткә кагылышлы барлык мәгълүматларлардан хәбәрдар булырга тиешсез”, - диде ул.

Әлфия Йосыпова әйтүенчә, бу студентлар татар телен, тарихын, мәдәниятен белгән зыялылар булырга тиеш. “Шуңа күрә дә бөтен өметләребез, эшләребез сезнең белән бергә үрелеп бара. Сезгә дөньяны башка яктан ачкан галимнәр зур мәгълүмат бирә”, - ди директор.

  • Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе быел эшли башлады. Рәсми рәвештә ул 1 ноябрьдә ачылачак. Уку йортында көндезге бүлеккә 75, читтән торып уку бүлегенә 50 студент кабул ителгән. Уку йорты мәктәпләр өчен татар телле педагоглар әзерли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100