news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милли мәдәният һәм мәгариф мәктәбе киләчәктә физика, химия укытучылары да әзерләячәк

“Югары мәктәпнең “юл картасы”н эшләү белән мәшгульбез”, - диде Рәдиф Җамалетдинов.

Милли мәдәният һәм мәгариф мәктәбе киләчәктә физика, химия укытучылары да әзерләячәк
Михаил Захаров

(Казан, 5 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). КФУның Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе киләсе елдан физика, биология, химия кебек предметлар буенча да татар телле укытучылар әзерли башларга мөмкин. Бу хакта бүген “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә институт директоры Рәдиф Җамалетдинов әйтте.

  • Габдулла Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе дип үзгәртелә. Мәктәп, яңа структура буларак, 1 ноябрьдән эшли башлый.

“Габдулла Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе дип үзгәртелү бүген эшчәнлекнең киңәюе белән бәйле. Әлегә кадәр Татаристика һәм тюркология югары мәктәбендә татар теле, әдәбияты, музыка, рәсем сәнгате буенча гына белгечләр әзерли идек. Быел төгәл һәм гуманитар фәннәр дә кушыла”, – диде Рәдиф Җамалетдинов. Көндезге бүлеккә математика һәм информатика, тарих һәм җәмгыять белеме, музыка һәм өстәмә белем бирү дигән белгечлекләргә кабул итү оештырылган.

“Югары мәктәпнең “юл картасы”н эшләү белән мәшгульбез. Һичшиксез, әлеге юл картасын эшләгәндә, Мәгариф министрлыгы белән тыгыз элемтәдә булачакбыз. Безгә бирелгән мәгълүматларга таянып, шуны әйтә алабыз: киләсе елда республика Хөкүмәте математика һәм физика, математика һәм информатика, биология һәм химия, чит телләр буенча укытучылар әзерләүгә заказ бирергә җыена. Киләсе 5 елга Хөкүмәтнең кайсы юнәлешләргә заказ бирергә җыенуын күрәсе килә”, - диде директор.

Рәдиф Җамалетдинов көндезге бүлеккә кабул ителгән балаларның һәркайсы өстәмә стипендия алачагын әйтте. “Аның шартлары бар. 1нче курста һәр студентка стипендия түләсәк, киләчәктә уку нәтиҗәләренә бәйле булачак”, - диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100