news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Милли- мәдәни мохтәрият шурасы эшен башлады

Милли- мәдәни мохтәрият шурасы эшен башлады

(Төмән, 29 декабрь, “Татар-информ”, Бибинур Сабирова). Төмән өлкә татарлары милли-мәдәни мохтәрияте конференциясендә сайланган яңа мохтәрият Шурасының 27 декабрьдә беренче утырышы булып үтте.

Анда Шураның идарә структурасы билгеләнде, башкаручы мөдир һәм комиссия җитәкчеләре сайланды. Башкаручы мөдир итеп өлкә Милли мәдәниятләр йортының татар бүлеге җитәкчесе Тимергали Мирасов, Попечительләр Шурасы җитәкчесе итеп эшмәкәр Радик Җиһаншин, мәдәният комиссиясе җитәкчесе – Төмән дәүләт сәнгать һәм мәдәният институтының өлкән укытучысы Вәлимә Ташкалова, мәгариф комиссиясе җитәкчесе итеп Шураның экс-рәисе, Индрәй авыл Советы башлыгы Фәйзулла Камалов, яшьләр белән эш итү комиссиясе җитәкчесе итеп Төмән дәүләт университеты укытучысы, филология фәннәре кандидаты Максим Сәгыйдуллин, дини оешмалар белән элемтә комиссиясе җитәкчесе итеп Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Галимҗан хәзрәт Бикмуллин, матбугат чаралары белән элемтә комиссиясе җитәкчесе итеп «Очрашулар» тапшыруын алып баручы журналист, филология фәннәре кандидаты Гөлсинә Ниязова, «Гаилә, хатын-кыз һәм балалар” комиссиясе җитәкчесе итеп өлкә татар хатын-кызлары «Ак калфак” оешмасы рәисе Бибинур Сабирова, өлкәннәр Шурасы җитәкчесе итеп – Гуманитар белем бирү «Этнос» үзәгендә радиотехника түгәрәге алып баручы хезмәт ветераны Зыятдин Низамовлар сайланды. Икътисади үсешне тәэмин итү вазифалары Шура җитәкчесе Ришат Җиһаншинга йөкләтелде.

Бу утырышта өлкә мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчесе Галимҗан хәзрәт Бикмуллин бик җитди бер мәсьәләне күтәрде. Ул да булса – мохтәрият Шурасының дин эшләрен ныгытуда тоткан урыны һәм роле.

Төбәгебездә дин өлкәсендәге таркаулыкның сәбәбе өлкәдә мөселман мәхәлләләренең төрле Диния нәзарәтләренә (өлкә мөселманнары Диния нәзарәте, Россиянең Азия өлеше Диния нәзарәте һәм Россиянең Үзәк Диния нәзарәте) буйсындырылган булуыннан килеп чыгуы күптән билгеле. Өлкә хакимияте Төмән өлкәсе мөселманнарының зур көч куеп оештырылган һәм ныгытылган мөстәкыйль Диния нәзарәтен Россия Үзәк Диния нәзарәтенә (Идарә үзәге Уфа шәһәрендә) буйсындыру өчен тырыша. Бүгенге Шура җитәкчеләренең өлкә хакимияте җитәкчеләре корган әлеге сәясәткә хезмәт итүе киләчәктә дин өлкәсендәге таркаулыкны көчәйтәчәк, дигән шик-шөбһәләре белән уртаклашты Галимҗан хәзрәт һәм моңа карата үзенең тирән ризасызлыгын белдерде.

Галимҗан хәзрәтнең ризасызлыгына җавабында Шура рәисе Ришат Җиһаншин: «Әйе, без Төмән шәһәрендә Россиянең Үзәк Диния идарәсе төзи торган мәчет төзелешенә зур ярдәм күрсәттек һәм күрсәтеп торабыз. Кайсы идарәгә ярдәм итсәк тә, без дингә хезмәт итәбез, ә менә мохтәрият Шурасының дин эшләренә тыгылырга хакы бармы икән, аны ачыкларга кирәк әле», - дип, бу мәсьәләне хәл итүне киләчәккә калдырды.

Утырыштан соң Шура әгъзалары өлкә Милли мәдәниятләр йортының татар бүлеге тарафыннан «Төзүче» мәдәният сараенда Яңа елны каршы алуга багышлап оештырылган ял кичәсенә чакырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot