news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Милли-мәдәни автономиянең Россия төбәкләрендә этносара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерүдәге роле һәм урыны” темасына конференция була

Анда 150 ләп кеше катнашыр дип фаразлана

 (Казан, 27 октябрь, “Татар-информ”). 27-29 октябрь көннәрендә Казан шәһәрендә “Милли-мәдәни автономиянең Россия төбәкләрендә этносара мөнәсәбәтләрне гармонизацияләштерүдәге роле һәм урыны” темасына конференция була. Анда 150 ләп кеше катнашуы көтелә. Алар арасында Россия халыкларының федераль милли-мәдәни автономияләр, төбәкләрнең татар милли-мәдәни автономияләр, Халыклар дуслыгы йортлары, татар мәдәни үзәкләре җитәкчеләре һ.б. бар.

Иртәгә Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында пленар утырыш уздыру ниятләнелә. Утырышта күп милләтле Россиядә рухи-әхлакый ихтыяҗларны канәгатьләндерүдә милли-мәдәни автономия институтының роле һәм әһәмияте, милли-мәдәни автаномия институты һәм хакимиятнең үзара мөнәсәбәте, тел, милләт, мәдәният мәсьәләләре һ.б. каралачак, дип хәбәр итә оештыручылар.

Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның да катнашуы көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100