Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Милли-мәдәни автономияләрне булдыру идеясе үз-үзен аклады – Валерий Тишков
В.Тишков илдә милли сәясәт өлкәсен чагылдыра торган канун концепциясе эшләнәчәген әйтте.
(Казан, 17 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Милли-мәдәни автономияләр үз-үзен аклады. Россия Федерациясе Президенты каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр буенча совет президиумы рәисе урынбасары, танылган этносоциолог Валерий Тишков Казанда узган “Россия төбәкләрендә этносара мөнәсәбәтләр гармониясендә милли-мәдәни мохтариятләрнең роле һәм тоткан урыны" төбәкара конференциясенең пленар утырышында шулай дип белдерде.
Ул 25 ел элек милли-мәдәни автономияләр булдыру идеясе туганын, шул вакытта аңа каршы чыгучылар булганын да искәртте. “Бу Россиядәге кайбер халыкларның үзбилгеләнешенә китерер, дип курку белдерүчеләр республикада да булды. Ә милли-мәдәни автономияләр үз-үзен аклады. Алар сакланып, алга таба үсеш алырга тиеш”, – ди ул.
Валерий Тишков бүген дөньяда дәүләт милләтләре шик астына куелуын билгеләп үтте. “Йә бер дәүләттә бер дин тарафдарларын берләштерүче бөтендөнья хәлифәте булырга, йә булмаса, барлык суверенитетлар гамәлдән чыгарылып, континенталь берләшмәләр, бер хөкүмәт, бер акча, бер үк кагыйдәләр булырга тиеш, дип саныйлар. Дөньяда горизонтта дәүләт милләтләренә алмашка килерлек әйберләр күренми әле. Безнең дәүләт Советлар Союзы таркалгач, шактый оптималь формасын сайлады. Шушы ук форма күп илләрдә яши. Без гомуми тенденциядә. Күп милләтлелек безне канәгатьләндерә. Без халыклар дуслыгы турында гына түгел, дус халык турында да сөйләргә тиештер. Безнең күршеләр Казахстанда Казахстан халыклары ассамблеясен Казахстан халкы ассамблеясе дип юкка гына үзгәртмәде.Татарстанда да, татарстанлыларның Россия халкы эчендә бер халык буларак милли үзенчәлеге төшенчәсен аңлавы мөһим тенденция”, – дип билгеләп узды Валерий Тишков.
Ул Казанда узган киңкүләм халыкара чаралардан, Сочидагы Олимпиададан соң, Кырым Россия составына кушылганнан соң, гомумроссия патриотизмы һәм бердәмлек тенденциясе бүген аермачык күренеп торуын ассызыклады. Валерий Тишков илдә милли сәясәт өлкәсен чагылдыручы хокукый акт булырга тиешлеген белдерде. Аның сүзләренә караганда, кайчандыр дәүләт милли сәясәте нигезләре турында канун проекты да әзерләнгән булган, тик чынга ашмаган.
“Хәзер шундый хокукый акт концепциясен булдыру турында Президент йөкләмәсе бар”, – дип ул, җәйгә кадәр концепцияне эшләргә тырышачакларын әйтте. Бу мәсьәләдә бердәм булырга өндәде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз