Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Милли китапханәнең Күргәзмәләр залы совет чоры плакатлары һәм сурәтләре белән таныштыра
Милли китапханә 2023 елгы күргәзмәләр программасын совет чоры истәлеге булган плакатлар һәм сурәтләрдән торган күргәзмәләр белән башлап җибәрде.
«Күргәзмә белән кызыксындыру өчен «Текст» фестивалендә без китапханәнең төрле урыннарында аны кисәкләп төрле форматта күрсәтә башлаган идек. Биредә ул тулысынча тәкъдим ителә», диде оештыручы рәссам Александр Скабеев берләштерелгән «60-70нче еллар ләүхәсе эстетикасы» һәм «Сурәт вә тәфсилләрдә чагылган вакыт» күргәзмәләрен ачып.
Күргәзмәләр Милли китапханә фондларында – сирәк очрый торган кулъязмалар бүлегендә сакланган әйберләрдән төзелгән. Экспозициянең зур урыны «Сурәт вә тәфсилләрдә чагылган вакыт» күргәзмәсенә бирелгән.
«Бу минем өчен әһәмиятле проект. Бу - сирәк китаплар бүлеге командасының феноменаль эше. Бу тарихка бераз башкача караш. Әйтик, фабрика хезмәткәрләре фотога төшкән генә кебек, йөз ел узгач ул фотография документлар белән үсеп зур бер океанга әверелә», дип оештыручыларның эшчәнлеге белән таныштырды Александр Скабеев.
«Плакат эстетикасының үз чыганаклары бар. Минем өчен аны тарихи мәгълүмат белән тулыландыру әһәмиятле иде. Аларга график дизайн нык тәэсир иткән. Ул 20-30нчы еллардан үзенчәлекле бер конструктивистик күпер булып тора», дип дәвам итте ул.
Күргәзмәләр буенча беренче экскурсияне Милли китапханәнең сирәк кулъязмалар бүлеге мөдире Айрат Заһидуллин үткәрде. Ул залга зурайтып эленгән фоторәсемнәр һәм плакатлар буенча кызыклы белешмәләр бирде.
«Былтыр «Текст» фестивале кысаларында шушы күргәзмәләрнең кечерәк вариантын карарга бик күп кеше килгәч, безгә бу тема мөһим булып күренде. Без шушы тема белән быелгы күргәзмәләр программасын ачып җибәрдек», - дип аңлатты китапханә директоры урынбасары Тәбрис Яруллин.
Китапханәдә барлыгы 10 күргәзмә мәйданчыгы барлыкка килгән. Аларның берсе күргәзмә залы буларак эшли һәм анда кереп экспозиция белән танышу түләүле. Башка күргәзмәләр белән китапханәгә килүче һәр кеше үтеп барышлый да таныша ала.
«Максатыбыз - агарту һәм фондларыбызда булганны күрсәтү. Без нигездә үз фондларыбыздан үз белгечләребез белән эшләгәч, күргәзмәләрнең чыгымнары да күп түгел. Бу бит китапханә, зур акчалар эшлибез дип мактанасыбыз да килми», ди Тәбрис Яруллин.
Күргәзмәдә киштәләрдәге китапларны – фондларда сакланган китапларның репринт басмасын алып укырга да була.
- «60-70нче еллар ләүхәсе эстетикасы» күргәзмәсе дизайн графикасының барлыкка килүе һәм үсешенең җыелма образын ачып сала. Ләүхәләр конструктивизмның башлангыч чоры китаплары белән тулыланган.
- «Сурәт вә тәфсилләрдә чагылган вакыт» күргәзмәсендә урын алган фотоларга йөз елдан артык. Алар ул дәвер кешеләренең тормыш атмосферасы белән сугарылган: шөгыльләре, рәвешләре, ни укыганнары.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз