news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милли китапханәдә укылган татар китаплары арасында профессиональ язучылар әсәрләре аз

Милли китапханәдә укылган татар китаплары арасында профессиональ язучылар әсәрләре аз
Рамил Гали/архив

Татарстан Милли китапханәсе билгеләгән җәйнең иң укылган китаплары исемлегенә татарның күренекле профессиональ язучылары бик аз кергән.

Татарстан Милли китапханәсе үз абонементын анализлап берничә исемлек төзи. Болар - иң укылган китаплар унлыгы, үсмерләр өчен китаплар унлыгы, балалар өчен китаплар унлыгы, нон фикшн/научпоп унлыгы һәм иң укылган татар китаплары унлыгы.

Иң күп укылган татар китаплары исемлеге Галия Сафиуллинаның «Сыналган мәхәббәт» китабы белән башлана. Аны 2017 елда «Ак бүре» нәшрияты бастырган булган. Аннотациясенә караганда повестьның үзәген тәшкил иткән Зариф – Зәйтүнә мәхәббәте тәшкил итә.

Икенче урында Татарстан китап нәшриятының «Минем тәнем» китабы. Лариса Клюшник китабы тәрҗемәдә бирелгән. «Балалар бакчасы энциклопедиясе» сериясеннән булган әлеге китап баланы кешенең тән төзелеше белән таныштыра.

Исемлекнең өченче һәм дүртенче урыннарында - журналист, нашир һәм язучы Искәндәр Сираҗиның «Бер утыру – бер гомер», озак еллар телевидение мөхәррире булган Индус Сирматовның «Туксан тугыз шаяру» робагыйлар китабы.

Исемлеккә Сәмига Сәүбәнованың «Кырау суккан алмагач» хикәяләр китабы, Шәмсия Җиһангированың балалар өчен язылган «Өлгер ай» шигырьләр китабы, табип Нур Сибгатуллинның «Рухият» нәшриятында басылган «Каләм гаме» шигырьләр җыентыгы кергән.

Исемлектә ноталы җырлар җыентыклары да бар. Болар – Җәүдәт Фәйзинең «Татар халык җырлары: 50 җыр», Аллаһияр Вәлиуллинның «Без җырлыйбыз», Алмаз Монасыйповның «Дуслар җыры».

  • Милли китапханәнең язгы исемлегендә Әмирхан Еники, Галиәсгар Камал, Мәдинә Маликова, Айгөл Әхмәтгалиева, Рүзәл Мөхәммәтшин, Рәдиф Сәгъди һәм башка язучылар бар иде.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100