Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Милли китапханәдә татар халык ашларына багышланган китап тәкъдим ителәчәк
10 октябрьдә 19:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең конференц-залында татар халык ашлары һәм милли гореф-гадәтләренә багышланган «Земля, душа и еда татар» китабы тәкъдим ителәчәк. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы хәбәр итә.
Китап Россия кулинария язучысы, китаплар авторы, телевидение алып баручысы һәм миллионлаган караулар җыючы популяр канал видеоблогеры Сталик Ханкишиев җитәкчелегендә булдырылган.
- Китапны презентацияләүгә керү бушлай. Моның өчен сылтама буенча кереп теркәлергә кирәк.
«Бу китапны әзерләү белән шөгыльләнгән ел, мөгаен, минем тормышымда иң кызыклы ел булгандыр. Мин бик күп хезмәт сөючән, игелекле һәм юмарт кешеләр очраттым, бик күп яңа ризыклардан авыз иттем, күрше татарлардан белгән иске ризыкларны тагын да яхшырак өйрәндем. Өлкән яшьтәге кешеләрнең ничек һәм нәрсә белән туклануы турындагы истәлекләрен тыңладым, татар аш-суы буенча иске китаплар укыдым һәм бүгенге көн белән чагыштырдым. Нәтиҗәдә шуны аңладым: татар аш-суы бик тиз үсеш ала, әмма барлык үзгәрешләр дә милли традицияләрнең ышанычлы юнәлешендә ята. Милли аш-суның бүгенге торышы дәрәҗәсе – төбәк үсешенең иң төгәл индикаторы», - ди Сталик Ханкишиев.
Традицион ризыклардан тыш, китап авторы татар аш-суының иртәгәсе була алырдай берничә яңа ризык та керткән. Китапта ризыкларның фотосурәте һәм QR-кодлар тәкъдим ителгән. QR-код аша кереп һәр рецептны җентекләбрәк тасвирлый торган видео белән танышырга була. Авторның видео-каналындагы «Татар аш-суы» плейлисты меңләгән карау җыя, диелә хәбәрдә.
Китап Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә әзерләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз