news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милли китапханәдә Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премияләрне тапшырачаклар

Милли китапханәдә Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премияләрне тапшырачаклар
ТР Язучылар берлеге

19 октябрь көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреатларын һәм стипендиатларын бүләкләү тантанасы узачак. Башлана 17.00 сәгатьтә. Бу хакта ТР Язучылар берлеге хәбәр итә.

Татарстан Язучылар берлеге Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреатлары һәм стипендиатлары исемлеген тәкъдим итә.

Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреатлары:

Алия Кәримова «Птица сердца» (татар теленнән тәрҗемәләр), «Вересковая пустошь» шигырьләр җыентыгы өчен; Йолдыз Шәрәпова «Сәяхәтче чемодан», «Китаплы кич» шигырьләр җыентыгы өчен; Миңзифа Әхмәтшина «Иңнәремдә ак җилкән» шигырьләр җыентыгы өчен.

Кызыксындыру премиясе лауреатлары:

Гөлнур Айзат «Баллы кирпеч» повестьлар һәм тарихи хикәяләр җыентыгы өчен;Ольга Овчинникова «Зеленый ёж» балалар өчен әкиятләр һәм шигырьләр җыентыгы өчен;Илдус Диндаров «Торна күзе» повестьлар һәм хикәяләр җыентыгы өчен.

Әдәби стипендиягә лаек булган студентлар:

Мәскәүнең Горький исемендәге Әдәбият институты студентлары Ильмир Газизов, Руфия Муртазина, КФУ студентлары Ландыш Гобәйдуллина, Алинә Закирова, Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты студенты Полина Яковлева.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100