Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Милли китапханәдә «Мәхәббәт» дип аталган татарча комикслар җыентыгы тәкъдим ителәчәк

28 июньдә Татарстанның Милли китапханәсендә журналист, музыкант Рәдиф Кашаповның хатыны Регина Гаязова белән бергә чыгарылган комикслар җыентыгының өченчесе тәкъдим ителәчәк. Әлеге комикслар җыентыгы «Мәхәббәт» дип атала, һәм 4 атаклы татар гаиләсе турындагы хикәләрне берләштерә. Бу хакта «Татар-информ»га Рәдиф Кашапов сөйләде.
«Беренче комикслар җыентыгы – «Казан хикәләре», икенчесе – «Татар хатын-кызлары» иде, өченчесе «Мәхәббәт» дип атала. Беренчесендә Казан һәм каһарманнар турында риваятьләр сөйләнгән булса, икенчесе үз һөнәрендә беренче булган татар хатын-кызлары турында иде. Анда беренче татар актрисасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская; беренче татар хатын-кыз композиторы Сара Садыйкова; беренче татар хатын-кыз математик Сара Шакулова; беренче татар хатын-кыз пилот, Советлар Союзы каһарманы Мәгубә Сыртланова турында хикәяләр булса, бу юлы без татар гаиләләренә багышланган җыентык ясарга булдык», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Җыентыкка 4 атаклы татар гаиләсе турында хикәяләр тупланган. Алар арасында: 1905 елга кадәр бердәнбер мөселман газетасы булган «Тәрҗеман» газетасын чыгаручы Исмәгыйль Гаспринский белән Зөһрә Акчурина, хатын-кызлар өчен беренче гимназия ачкан Фатиха белән Сөләйман Аитовлар, шагыйрь Хәсән Туфан һәм аның хатыны – актриса Луиза Салиәскәрова, беренче татар хатын-кыз режиссеры Кәшифә Тумашева һәм аның ире.
«Безнең максат – мәхәббәтнең төрле була алуын күрсәтү. Мәхәббәт ул – романтика гына түгел, ә бергә кушылып нәрсәдер эшләү, ниндидер кыенлыкларга каршы тору. Хәтта, мәсәлән, кешене югалтып, үзенең хыялыннан ваз кичмәү. Безнең хикәләр нәкъ менә шул хакта сөйлиләр», – дип билгеләде Рәдиф Кашапов.
Китап 80 битлек, һәрберер хикәягә 20 бит бирелгән. Комикслар аклы-каралы төстә, һәм, Рәдиф Кашапов әйтүенчә, һәрбер комиксны төрле рәссамнар ясаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз